14-16 нчы ноябрь көннәрендә, “Татарча диктант” – дигән бөтен дөнья да үткәрелгән акциядә без дә катнашып, өлешебезне керттек.
15 нче ноябрь көнне, НУР кызлары, Янаул мәктәбендә (Жданова урамы, 9 нчы санлы йорт) диктант язуны оештырдылар. Диктантны 25 кеше язды. Чараны оештырырга Янаул мәчете имамы Әмир абый Галеев тормыш иптәше Зәйтүнә апа Галеева бик тә зур булышлык итте. Диктантта Фәйрүзә апа укыткан ханымнар бик тә актив катнаштылар.
Барыгызга да рәхмәтебезне белдерәбез.