tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” сәхнәсендә – Ярми үзешчәннәре
“Нур” сәхнәсендә – Ярми үзешчәннәре

“Нур” сәхнәсендә – Ярми үзешчәннәре

Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килүче “Сәхнә дуслары” татар үзешчән театр коллективы Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән чыгыш ясады.

Бу – Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының яңа проекты. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә эшләүче оешма үзешчән татар театрларына да ярдәм күрсәтүне үзенең бурычы итеп куйды.

“Сәхнә дуслары” үзешчән татар театр коллективы – “Ак калфак”ның Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры хакимияте белән килешенгән проектының беренче карлыгачы. Киләчәктә республикабызның башка район-авылларында эшләп килүче үзешчән театр коллективлары да чын профессионаллар чыгыш ясаган зур сәхнәдә үзләренең спектакльләрен кую мөмкинлегенә ия була алачак.

Гөлфия Сәрварова туган авылындагы мәдәният йортын җитәкли башлагач, биредә “Җидегән чишмә” фольклор ансамблен һәм “Сәхнә дуслары” театр коллективын төзи. Менә инде 4 ел дәвамында үзешчәннәр үзләренең авылы халкын гына чыгышлары белән сөендерми, башка авыл мәдәният йортларында һәм район Мәдәният сарае сәхнәләрендә дә чыгыш ясыйлар. Шул ук вакытта бихисап конкурс-фестивальләрдә призлы урыннарга лаек булалар. Иҗади уңышларын исәпкә алып, иҗтимагый оешма җитәкчесе Люция Вафина әлеге проектны нәкъ алардан башлап җибәрергә карар итте.
Гөлфия Харас кызы җитәкчелегендә “Сәхнә дуслары” бу еллар эчендә өч спектакльне сәхнәгә чыгарды. Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, Хәкимҗан Зариповның “Их, кәләше дә кәләше!”, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләрен карарга тамашачылар һәрвакыт зал тутырып килә. Менә “Нур” театрының тамашалар залында да бер генә буш урын да калмады. Ә спектакльдән соң тамашачылар аягүрә басып алкышлады һәм артистларны чәчәкләргә күмде.
Бу спектакльне чишмәлеләр юкка гына сайламаган. “Әлдермештән Әлмәндәр” – дистә еллар дәвамында төрле сәхнәләрдә куеып килгән һәм тамашачы тарафыннан ихлас кабул ителгән иң танылган спектакльләрнең берсе. Пьеса бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, аның әһәмияте артканнан-арта гына, чөнки безнең тормышыбызда әнә шул Әлмәндәрләр җитми. Күпме авырлыклар күрсә дә, тормышка, яшәүгә мәхәббәте чиксез аның. Әҗәл тиклем Әҗәл белән таркалашырга кыюлыгы җиткән, туксанын тутырган картка ничек сокланмыйсың инде! Әйткәндәй, әлеге спектакльдә бу рольне мәдәният йорты җитәкчесе ярдәмчесе Ринат Галикәев искиткеч оста итеп уйнады.

Иң яшь артистка – Азалия Атнагулова. Малай ролен җиренә җиткереп башкарудан тыш, җыр-биюгә дә осталыгын күрсәтте кызчык. Әйткәндәй, аның әтисе – Илвир Атнагуловка әлеге спектакльдә ике рольне башкарырга – Газраил һәм Әлдермеш картның оныкасына гашыйк Мансур образларын гәүдәләндерергә туры килде. Әҗәл ролендә – Фәүзи Исмәгыйлев, Искәндәр – Җәмил Собханкулов, Өммия – Зөһрә Гарифуллина, Хәмдебану – Рәхилә Галикәева, фәрештә – Гүзәл Исмәгыйлева, Гөлфирә һәм Йөзембикә – Люция Собханкулова, Евстигней – Илдар Галикәев. Һәр үзешчән үзенә тапшырылган рольне зур җаваплылык һәм әзерлек белән, хис-кичерешләрне халык күңеленә барып җитәрлек итеп башкарды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: костюмнарны да, декорацияләрне дә коллектив үз көче белән булдырган. Әлеге авыр вакытта мәдәният өчен вакытын да, акчасын да, көчен дә кызганмыйча янып-көеп яшәүче һәм эшләүче кешеләрнең хезмәте олы хөрмәткә лаек.

Әйткәндәй, чишмәлеләргә рухи көч биреп торырга бу көнне “Ак калфак”ның Туймазы, Бакалы, Илеш, Кырмыскалы, Уфа һәм башка районнардагы бүлекчәләре әгъзалары да җыелышып килде. Театр ишеген ачып керүгә кунакларны “Туймазы мәрҗәннәре” һәм “Нәүруз” фольклор ансамбльләре каршы алды һәм үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте.

Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Калфак, чигелгән алъяпкыч, милли бизәнгечләрне сатып алырга теләүчеләр аеруча күп булды.
Спектакльдән соң “Сәхнә дуслары” коллективы һәм аның җитәкчесе Гөлфия Сәрваровага бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. “Ак калфак” җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Чишмә районы хакимиятенең мәдәният бүлеге вәкилләре – Эльвира Яхина, Азат Арсланов, Ярми авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев һәм якташлары изге теләкләрен һәм җаннарыбызны рухи азык белән сыйлаганнары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Һәм янә көчле алкышлар яңгырады. Ә артистлар өчен шуннан да зуррак бүләк юктыр ул?!

Эльвира Ямалетдинова

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*