Казакьстанның Нур-Солтан шәһәре дә “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Чара санитар-эпидемиологик таләпләрне истә тотып үткәрелде.
Диктантны Нур-Солтан шәһәренең “Дуслык” татар мәгърифәти-мәдәни үзәгенең Идарә рәисе Низаметдинова Җәннәт Әсхәт кызы укыды. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.