Татарстан Республикасының Премьер министры урынбасары. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчелеге: театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов , театр директоры Илдар Хаҗиев һәм артистлары белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган очрашу эшлекле төстә, җылы һәм күтәренке рухта узды.
Исегезгә төшерәбез: 9 гыйнварда, Казанда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында “Туй алдыннан” спектакле белән “Нур” театрының Казанда гастрольләре ачылды. Гастрольләр 13 гыйнварга кадәр дәвам итә. “Нур” театры Казанга 8 спектакль алып килгән. .Казан тамашачысы Степан Лобозеровның ““Көтелмәгән” кунак” комедиясе, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” музыкаль комедиясен, Туфан Миңнуллинның“Алты кызга бер кияү” лирик музыкаль комедиясе карарга өлгерде инде. Бүген “Маҗаралы Яңа ел” музыкаль әкияте тәкъдим ителә. Иртәгә, 13 гыйнварда гастрольләр “Нур” театрының “визит карточкасы”на әйләнгән Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең Башмагым” музыкаль комедия-водевиль белән тәмамланачак.