Актер һәм биюче, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың улы Нурбәк Associated Press халыкара мәгълүмат агентлыгына татар халкының милли ризыгы булып саналган чәк-чәк турында сөйләгән.
“Кечкенә чагымда әти-әнием, туганнарым чәк-чәкне өйдә үзләре ясый иде. Бу сыйны бик яратсам да, чәк-чәкне еш ашыйм дип әйтә алмыйм. Ләкин кунакка барганда, бу милли ризыкны күчтәнәч итеп алып барам”, – дигән ул.
Сүз уңаеннан, футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, Казанның Чәк-чәк музеена мастер-классларга килүче чит ил кешеләре саны арткан. Музей вәкилләре матбугат үзәгендә хәбәр итүенчә, Чәк-чәк музееннан интерактив та оештырылган. Чемпионат көннәрендә мастер-классларга көн саен киләләр икән