Бүген Нурлат районының Кизләү авылында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» темасы астындагы III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтә.

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районы Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды.
Әлеге конференциянең максаты булып – XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру тора.
Конференциядә түбәндәге тәкъдимнәр яңгырады:
- Дини остазларыбызның хезмәтләрен, рухи мирасыбызны, тарихыбызны тирәнрәк өйрәнү максаты белән ел саен район күләмендә Кизләү укуларын үткәрү
- Бу авылның тарихын өйрәнү өчен Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Халиков исемендәге Археология институты галимнәрен җәлеп итү
- Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын ел саен түгел, юбилей елларында уздыру
- Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын 2021 елның 16 маена билгеләргә. Ул вакытта хәзрәт тууының 125 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
- Елдагыча конференция материалларын китап итеп чыгару.




