4 декабрьдә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Республикакүләм «Татар кызы» бәйгенең зона этабы яшь, талантлы һәм милли традицияләргә хөрмәт белән яшәүче кызларны бер мәйданга туплады. Чарада Нурлат, Чирмешән һәм Әлки районнары вәкилләре катнашты. Кунакларны һәм катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе – Алмаз Хәлиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова сәламләде. Кызлар иҗади номерлар күрсәтте, белемнәрен сынады, шулай ук милли ашлар әзерләү осталыгын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә бар катнашучы кызлар 2026 елның гыйнвар аенда узачак ярымфиналга катнашырга лаек булдылар. Билгеләп үткәнчә, әлеге проект милли үзаңны ныгытуга һәм мәдәни мирасны саклауга зур өлеш кертә.



