“Нурлы Рамазан” бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланырга нибары 2 көн калды! Катнашырга ашыгыгыз!
Быел Изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе дүртенче тапкыр үткәрелә.
Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.
Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.
Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне һәм урыны өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур.
Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:
– ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;
– гадәти булмау һәм яңалык өстәү;
– масштаблык;
– эстетик күркәмлек;
– бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;
– ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.
Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышырга мөмкин.
Оештыру мәсьәләләре буенча (843) 237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (9:00 дән 17:00 гә кадәр) була.
Бәйгедә катнашу шартлары – Нигезләмәдә.
Белешмә.
Изге Рамазан ае уңаеннан игълан ителгән, җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе республика халкында зур кызыксыну уятты. 2023 елда Татарстанның төрле почмакларында 27 локация бизәлде, 2024 елда аларның саны 52 булды, ә 2025 елда 38 урын матур итеп бизәлде. Шулай итеп, республикада изге ай мохитен булдырырга һәм сакларга теләүчеләр саны өч елда 117 гә җитте. Бәйгедә мәчетләр һәм ислам мәгариф учреждениеләре, шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләр актив катнашты. Шунысы сөенечле: гариза җибәрүчеләр арасында бәйгедә кабат катнашырга теләүчеләр дә була. Шулай итеп, алар республикада яңа традиция – урамнарда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлек бирә. Бәйге нәтиҗәләре буенча 2023 елда абсолют җиңүче итеп Кукмара районының Туембаш авылыннан Сәетовлар гаиләсе танылды, ә 2024 елда Мөэминә Хәбибуллинаның шәхси йорты алга чыкты. 2025 елда Мөслим районы Баланлы авылыннан Газыймовлар гаиләсе җиңүче булып танылды. Алар конкурсның төп призына – «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторыннан хаҗга юлламага лаек булды. Җиңү яулаган объектлар барлык сайлап алу критерийларына җавап бирә: алар өйләрен ислам һәм Рамазан ае символларын кулланып бизәгән; гадәти булмаган бизәлешкә; эстетик күркәмлеккә һәм мәгънәви төсмерләргә ия; хәзерге заман технологияләрен файдаланган.