Берничә көннән Чувашстанның Шыгырдан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Рәҗәповка 101 яшь тулачак. Бер гасырдан артык гомер итсә дә, авылның соңгы сугыш ветеранының хәл-әхвәле генә түгел, хәтере дә күпләрне гаҗәпләндерә. Ул әле дә моннан 80–90 ел элек булган вакыйгаларны, айларны, көннәрне төгәл итеп хәтерли, Япониядәге шәһәр исемнәрен санап чыгара.
Һәрвакыттагыча, Нурулла абзыйдан озак һәм сәламәт яшәүнең сере турында сорамый булдыра алмадык. «Аралашкан кешеләрем әйбәт булды, гел кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм иттем, меңләгән рәхмәт сүзе ишеттем. Иртән һәрвакыт яхшы сүзләр генә сөйләргә тырыша идем. Үткән көннәрне искә төшереп, үкенеп яшәмәдем», – ди ул.
10 бала атасы булган ветеранга шулай ук Россия Президенты В.В. Путиннан котлау телеграммасы да килде.