2024 елны “Гаилә елы” дип билгеләүне Президентыбыз Владимир Путин тәкъдим иткән иде. Кеше иң беренче чиратта гаиләдә тәрбия ала, аның аңы үсә, дөньяга карашы формалаша. Һәрбер гаилә дәүләт тарафыннан үзенә булган игътибарны тоярга тиеш. Киров өлкәсендә Гаилә елына багышланган чаралар турында губернатор Александр Соколов 15 гыйнвар көнне уздырган киңәшмә вакытында сөйләшү булды.
Илебез элек-электән күп балалы гаиләләре белән дан тоткан, берничә буын бергә яшәүче гаиләләрдә һәрвакыт ныклы тәртип булган, балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән. Дөрес, хәзерге тормышны элеккесе белән чагыштырып булмый, бары тик зур гаилә булганда гына җир эшкәртеп тамак туйдырып яшәп була торган заман түгел. Әмма әти-әниле, әби-бабайлы гаилә тәрбиясе беркайчан да үзкыйммәтен югалтмаячак.
Нократ Аланы “Победа” мәдәният сараенда оештырылган чара регионара статуста булып, анда Мәскәүдән, Казаннан, Яр Чаллыдан, Чиләбедән, Екатеринбургтан, Татарстаннан һәм Удмуртия Республикаларыннан кунаклар көтелә иде.
– Безнең фестиваль «Бускельёсын пумиськон» дип атала, татарчасы «Күршеләр очрашуы» һәм без аны быел җиденче тапкыр уздырдык, – диде мәдәният сараеның “Чипчирган” удмурт җыр традицияләрен саклаучы халык коллективы җитәкчесе Надежда ханым Исаева. – Максат – илебездә гасырлар буе рәттән гомер итүче төрле милләт кешеләрен җыр аша берләштерү. Егермедән артык коллектив катнашты, сәхнәгә йөздән артык һәвәскәр артист чыкты, төрлесе төрле телдә җырлады, тамашачы исә барысын зур алкышлар белән бәяләде. Ә аларның киемнәре?! Милли кием ул бит һәрбер милләтнеке аерым һәм һәрберсе, гасырлар буе сакланып килеп, халыкларның көнкүреш үзенчәлекләренә, гореф-гадәтләренә яраклашкан рухи байлыгын тәшкил итүче мирас. Безнең бурыч, һәр милләтнеке – аны саклап калып киләсе буыннарга тапшыру. Гаилә – миллилекне саклауда нигез һәм зур терәк.
“Күршеләр очрашуы” фестивале географиясе елдан ел киңәя, Мәскәү, Екатеринбургтагы коллективлар да катнашу теләге белдергәч, Мәскәү безгә хәзер күрше генә дип, шаярышып та алдык әле.
Татарларны бу бәйрәмдә Нократ Аланы шәһәрендә гомер итүче Вәлиуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Марсель әфәнде белән Фәния ханым Вәлиуллиннар турында “Дуслык” узган ел язып чыккан иде инде. Вәлиуллиннар “Победа” мәдәният сараеның “Кояш” татар җыры халык ансамбле солистлары.
– Алар безнең ансамбльгә икесе бергә 2016 елда килде, шуннан бирле Марсель әфәнде безнең алыштыргысыз гармунчыбыз, – диде ансамбль җитәкчесе, шәһәрнең “Ак калфак” оешмасын әйдәп баручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә ханым Мөхәммәтшина.
– Мондый зур бәя биргән өчен рәхмәт, – диде Марсель Вәлиуллин. – Гармунга яшь чакта өйрәнгән идем, сабантуйларда уйнап йөрдем, ныклап уйный башлау исә менә шушы ансамбльгә килгәч дисәм дөрес булыр. Ката башлаган бармаклар язылды.
– Гармунда уйнамаган көне юк хәзер, әз генә вакыты булдымы, кулына ала, – диде аның җәмәгате Фәния ханым.
Вакыт дигәннән, алар аны каян аладыр, белмим, Вәлиуллиннар безнең якта гына түгел, Татарстанда да танылган умартачылар да. Тумышы белән алар Кукмара районы Кәркәвеч авылыннан. Марсельның әтисе Хәйдәр ага атаклы умартачы була, аның эшен дәвам итеп, хәзер үзләре моның белән шөгыльләнә. Марсель әфәнде тирә-якта тиңе булмаган гармун төзәтүче дә, аны, оста дип эзләп, Казаннан ук килүчеләр дә бар. Фәния ханым хатын-кызга хас кул эше тота.
– Кышларын гына инде, – диде ул. Сөйләшеп торган арада күргәзмәгә куелган мозаика белән эшләнгән рәсемнәрен сатасызмы дип сораучы да булды.
– Юк, – диде ул. Һәрбер эшенә күз нуры салынган шул, һәрберсе үзенә кадерле.
Вәлиевлар ике ул, бер кыз үстереп, аларны белемле, һөнәрле иттеләр, балалары үз гаиләләре белән матур гына итеп көн күрә. Бүген оныклары белән мәш килгән көннәре.
2024 елны Гаилә елы дидек, тик ул бит вакытлыча гына бара торган бер еллык кына чара түгел. Без үз җиребездә үз гаиләләребез белән көчлебез, шулай итеп яшибез, алмашка дип балалар үстерәбез. Гаилә – илебез киләчәге, Ватаныбыз тотрыклылыгы!
Шәмсия Хәлимова.
Автор фотосы.