“Шәҗәрә – генеалогик язма. Ул нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Татарның югары катлаулары гаиләләрендә шәхси нәсел тарихлары язылган кулъязмалар булган. Нәсел шәҗәрәләре дөньяда исән калган барлык татарларның кан кардәшлеген раслаучы документлар җыентыгы ул», – дип билгели филология фәннәре докторы, археограф, текстолог Марсель Әхмәтҗанов. Районыбызда да үзләренең нәсел чылбырларын, буыннар бәйләнешен өйрәнеп шәҗәрә булдырган гаиләләр бик күп. Сәхифәбезнең чираттагысы Сатыш авылында яшәүче Шәфыйковларга багышлана.
Шәфигулла бабай нәселе
“Нәсел-нәсәбебез белән кызыксынуым кечкенәдән килә. Мәктәптә 8 сыйныфта укыганда шәҗәрә ясарга кушылды да, әтиемнең әтисе – Шәйхразый бабай белән икәүләп эшкә керештек. Буыннар чылбырын барлау бик җиңелләрдән булмады. Бабай белән 3-4 ай нәселебезне барлап, әкренләп мәгълүматлар тупладык. Бабайның әтисе, ягъни ерак бабам Шәфигулла исемле булган. Аннан соңгы Сөнәгать, Хәмидулла, Мамай бабайларның туган һәм үлгән еллары билгеле түгел. Бабай үзе 1926 елгы иде. Аның сөйләве буенча, нәселләре бик хәлле, аякта нык басып торучы тырыш кешеләр булган. 1894 елгы Шәфигулла бабай 8 ел Сатыш мәдрәсәсендә укып дини гыйлем алган. Тирә-юньгә бау ишеп сатканнар. Сатышта Шәфигулла бабайның бик зур алма бакчасы булганлыгы билгеле. Анда 50 төп алмагач, 200 төп карлыган үстергән, 25 баш умарта тоткан. Гыйззениса әби белән алты бала – Шәйхразый, Гыйзикамал, Минҗамал, Фәйрүзә, Гөлмәдинә, Мәүлетҗан исемле кыз-уллар тәрбияләп үстергәннәр. Ул заманның “раскулачивание” дигән афәте безнең нәселне дә урап узмаган. Бик күп авырлыклар кичергәннәр. Шәфигулла бабай 1979 елда вафат булган. Әти-әни сөйләве буенча, ап-ак сакаллы, матур карт булганлыгын кузаллыйм”, – дип сөйли Сатыш авылында яшәүче оныкчыгы Илнур Шәфыйков.
Бүген алты туганның берсе –1930 елгы Фәйрүзә апа Фәйзрахманова исән-сау, Оет авылында яши. Авылның бик тә мөхтәрәм кешесе – Акъәбисе белән дә аралашып, нәселләренә кагылышлы хатирәләр белән бүлештек.
«Йортыбызны тартып алдылар»
Фәйрүзә әбинең күңелендә балачактан калган әрнү-сагышлар әле дә саклана. 1931 елда әтисе Шәфигуллага “кулак” ярлыгы тагылып, йорт-җирләре, бөтен мал-мөлкәтләре тартып алына. Йортларын авыл Советы бинасы, почта итеп тоталар. «Мин ул вакытта бер яшьтә генә булганмын, бу көннәрне әнием сөйләвеннән беләм. Үсә төшкәч, үзем дә ачысын күп татыдым. Башта кеше өйләрендә интектек, әтиебезне төрмәгә утыртасы булганнар, авылдан китеп кенә котылды. Мәскәүгә урнашып яши башлады, безгә алты почмаклы өй зурлыгында землянка казып китте. Җир өстенә 1 метр биеклектә таш өеп, җирдән тәрәзә ясалган «өебезне» бүген дә хәтерлим. Әти Мәскәүдә вакытта сугыш башланды, яше зур булгач, аны фронтка алмадылар, ул шунда тылда хезмәт итте. Бик дини кеше иде, мулла булып та торды. Сугыш беткәч, кайтып йорт-җирне булдырды, теге землянка өстенә алты почмаклы йорт салды. Әниебез бик тырыш, булдыклы хатын иде. Әтиебез югында алты баласын да ачлыктан саклап калды», – дип сөйли Фәйрүзә апа. Ул 14 яшеннән Сатышның «Дружба» артилендә тегүче булып эшли. Казаннан җәяүләп кечкенә чаналар белән ситса материаллар тартып кайтканда күргән газапларын бүген дә тетрәнеп искә ала. Фәйрүзә апага язмыш сынауларын күп татырга туры килә. 1952 елда Теләче базарыннан кайтканда машина авып, йөк астында кала. Сынмаган, имгәнмәгән җире аз була аның. Дүрт айга якын Саба хастаханәсендә дәваланып, көч-хәл белән аякка баса. «Гәүдәм таралып беткән иде, 3,5 ай хастаханәдә тарттырылган бауга ябышып яттым. Гомерем бетмәгән булгач, тернәкләндем», – дип искә ала ул. 1954 елда Оет авылының алтын куллы Мөхәммәтнур исемле егете белән тормыш коралар. Бер-бер артлы алты сабыйлары дөньяга килеп, тормышка сөенеп яшәгәндә кабат зур сынаулар килә: 1962 елда башка чыгып яши генә башлаган гаилә йорт-җирләре янып, бернисез калалар. Янгын афәтендә Фәйрүзә апаның өстенә утлы такталар ишелеп төшеп, тәне нык пешә. Яшь гаилә кечкенә балалар белән урамда кала. “Ирем балта остасы иде, тактаның бер башыннан ул, икенчесеннән мин тотып, яңа йорт булдырдык», – ди ул. Өч баласын югалту хәсрәтен дә сабыр гына күтәрә Фәйрүзә апа. Авылда бик тә хөрмәтле кеше – абыстай булып, озак еллар дини йолаларны башкара. Бүген 94 яшен тутырган Фәйрүзә апа улы Галинур тәрбиясендә гомер кичерә.
Тимергә җан өрүче Шәйхразый бабай
Алты баланың иң өлкәне Шәйхразый Шәфыйковның техника телен белүче, алтын куллы кеше булганлыгы билгеле. Икшермә машина-трактор станциясендә бригадир, аннары колхозга кайтып “ДТ” тракторында эшли. Ул заман өчен техникага кирәк бөтен запас частьларны үзе ясый. “Бабай күрше-тирә районнарда да тракторлар ремонтлап йөргән. Аның тимер сараенда заманына күрә бөтен коралы бар иде. Ул аларны бик хәстәрләп, кадерләп саклады. Чүкеч сорап керсәм, бала-чагага ярый дип, иң искесен биреп чыгара иде. Пенсиягә чыккач та амбарда ашлык суга торган машиналарны ремонтлауда эшләде. Гозер-үтенеч белән бик еш килгәннәрен яхшы хәтерлим. Бабай беренче карашка кырысрак күренсә дә, күңеле белән мәрхәмәтле, гадел кеше иде”, – дип искә ала оныгы Илнур. Гомумән, әлеге нәсел кешеләренең һәрберсе алтын куллы, тимер эше осталары булулары билгеле. Алар биш бала – Тимерхан, Зөлкагъдә, Рәҗәп, Шәйхенур, Сәйдәш исемле кыз-уллар тәрбияләп үстерәләр. Егетләр кечкенәдән барысы да техника арасында кайнашып, теләсә кайсы эш тәртибен өйрәнеп үсәләр. “Бабайның 4 малае да тимер-томыр эшенә оста булып, техника ремонты белән яратып шөгыльләнәләр. Кызганыч, әтиебез Сәйдәш белән Тимерхан абый вафат инде. Мин дә алардан карап торып өйрәндем. Рәҗәп абый үзе машиналар ремонтлый. Шәйхенур абый гомер буе “ПМК”да кранда эшләде, әмма төп һөнәре – калай эше остасы (жестянщик) булуына тугры калды. Әтигә дә теләсә нинди машина ремонты буенча, тимердән нәрсәдер ясыйсы булса, мөрәҗәгать итәләр иде”, – дип сөйли Илнур.
“Яңа нигездә бер кич кунып калды”
Сәйдәш абый белән Нурания апа 1979 елда гаилә коралар. Төп йорт янәшәсендә яңа нигез булдырып, өч балаларына куанып яшәгәндә, зур сынау килә: гаилә башлыгы 38 яшендә кинәт кенә вафат була. “Сәйдәш белән бары 16 ел яшәп калдык. Авылда газовик булып эшләде. Әтиләре үлгәндә олы бала – Илнур 9 сыйныфта, Гөлнур – 7дә, Илсур 1 сыйныфта укый иде. Каената-каенана белән яшәдек. 1995 елда үз көче, абыйлары ярдәме белән салынган яңа нигезебезгә күчеп, бер генә кич кунып калды. Эштән кайтып керде дә, мәңгелеккә китеп барды. Бик акыллы, тыныч холыклы кеше иде. Ул көннәрне искә төшерергә дә авыр”, – ди Нурания апа. Сыңар канат белән өч баланы аякка бастырырга никадәр көч, сабырлык, тырышлык кирәк булганын ул үзе генә белә. Нурания апа Шәфыйкова 38 ел фермада сыерлар савып, 2012 елда лаеклы ялга чыга. Бүген улы Илсур, килене Ләйсән, оныклары Ислам, Азалия белән Сәйдәш абый рухын саклаучы нигезләрендә матур, үрнәк гомер кичерәләр. Ата-бабаларыннан нәсел җебе буенча килгән тимер эшенә маһирлык төп йортта яшәүче Илсурга да күчкән, ул да техника телен яхшы аңлый, әтисеннән калган тракторны яңабаштан яңарткан. Кызлары Гөлнур да гаиләсе белән янәшәдә генә яшиләр.
Авыл җанлы Илнур
Илнур Шәфыйковның һәр сүзеннән авылны, җирне яратуы сизелеп тора. Әлегә тормышы нәкъ җырдагыча, авыл белән шәһәр арасында йөреп уза. Илнур гаилә корып 14 ел Казан шәһәрендә яши, лифтлар ремонты белән шөгыльләнүче “Квант” оешмасында эшли. Бөтен Рәсәй буенча командировкаларга йөри. Авыл җанлы егет моннан дүрт ел элек күптәнге хыялын тормышка ашырган: умарта оялары алып, аларның баш санын 19га җиткергән. Татарстан умартачылары төбәкара оешмасына да кабул ителгән. “Шәһәрне кечкенәдән яратмадым. Дөрес, анда эшләргә мөмкинлекләр күп. Авыл минем җанымда яши. Мин табигатькә хозурланып үскән кеше. Таш арасында ята алмыйм. Туып-үскән төп нигезне югалтасым килмәде. Яңа йорт салганнан соң ул буш тора иде. Шунда гараж төзеп куйдым. Киләчәктә бөтенләй авылда төпләнергә уйлыйм. Тик хөкүмәт эшендә булганда, төзелеш алып барып булмый, шуңа төп эшемнән китәргә туры килде”, – ди Илнур. Тормыш иптәше – Казан кызы Венера да авылда төпләнеп яшәргә иренә теләктәшлек кенә күрсәтә. Биредә төпләнер өчен кулы эш белгән егеткә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авылга да нәкъ менә Илнур кебек егетләр кирәк!
Чыганак: saby-rt.ru