tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ныклы гаилә – ныклы дәүләт
Ныклы гаилә – ныклы дәүләт

Ныклы гаилә – ныклы дәүләт

Сигезенче июльдә Республика йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов аерым билгеләп үткәнчә: «Дус, нык, күп буынлы гаиләләр дәүләтебезнең киләчәген билгели, аларда бөек Россиянең чәчәк атуының гарантиясе бар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин бу елны Гаилә елы дип игълан итүе очраклы түгел. Без аны республикада хезмәт династияләре Елы чаралары белән тулыландырдык. Республикада күп балалы гаиләләр саны арта – өч ел эчендә аларның саны 10 процентка, ә инде 10 ел эчендә карасаң, аларның саны ике тапкырга диярлек артты. Без тууны арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра башлыйбыз. Муниципаль районнарның берсендә пилот проектын эшләтеп җибәрәбез. Эш бирүчеләр, барлык җәмәгать институтлары, табиблар белән яшь гаиләләрнең игътибарын җәлеп итү, үз сәламәтлегебезне генә түгел, ә булачак балаларның сәламәтлеген дә саклау өчен эшләячәкбез.

Гаилә елы старты күп балалы гаиләләрнең статусын күтәрү һәм социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы Президент Указы белән билгеләп үтелде. Бездә Указның нигезләмәсенә республиканың 40 мең кешесе кагылды. Балаларны лаеклы тәрбияләүче барлык гаиләләргә рәхмәт. Үги балалар турында кайгыртуны үз өстенә алган кешеләргә аерым рәхмәт. Бу зур йөрәкле әниләр һәм әтиләр. Сезнең алда башны түбән иябез!».

Чыгышының бер өлешендә Артём Алексеевич махсус хәрби операциядә илебезнең куркынычсызлыгын һәм киләчәген батырларча саклаучы ир-егетләребезнең гаиләләре аерым игътибар үзәгендә, ди. Алар – безнең хәрбиләребезнең рухи көч чыганагы, ышанычлы терәге һәм таянычы.

Бәйрәмгә республиканың гаилә парлары чакырылган. Тантаналы рәвештә аларга Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы Рәисе Владимир Васильевич Чибиркин, Мордовия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Галина Алексеевна Лотванова бүләкләр тапшырган. Татар милләтле гаиләбез дә үз бүләген алды. Шулай, Ринад кызы Камилла белән Юнир улы Марсель Ишкиняевларга, башка гаиләләр арасында, Мордовия Республикасы Главасының “Балаларны тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен” (“За заслуги в воспитании детей”) Мактаулы дипломы белән бүләкләнгәннәр.

Дүрт балалы (Самат, Данис, Амалия, Алан) гаилә башы Марсель Юнир улы Ләмберә халыкы социаль яклау идарәсе водителе, ә хуҗабикә – Камилла Ринад кызы Ләмберәнең беренче мәктәбендә математика фәнен укыта. Алар һәркемнең хыялы, омтылышы, терәге булган нык, тату гаилә учагын сүндермичә яшиләр. Бу гаиләнең мәхәббәте, бер-берсенә булган тугрылыклары тормыш юлларында очраган кыенлыкларны җиңәргә көч бирә, ният-максатларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Камилла Ринад кызы белән Марсель Юнир улы Ишкиняевлар гаиләсендә халкыбызның асыл сыйфатлары, гореф-гадәтләре саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.

Чыганак:  “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*