tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Обломов алмасы-2025
Обломов алмасы-2025

Обломов алмасы-2025

Ульяновск өлкәсендә “Обломов алмасы-2025” дип исемләнгән премия лауреатларын бүләкләделәр.

Ел саен Гончаров бәйрәме кысаларында яшь, талантлы һәм үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкаручы белгечләрне хөрмәтлиләр. Быел мәртәбәле жюри беренче тапкыр биш җиңүчене сайлап алган.

Павловка үзәк китапханәсе китапханәчесе Анастасия Кобыляцкая гран-при иясе булды. Ә менә дәүләт мәдәният учреждениесе хезмәткәре – Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге методисты Назлыгөл Мистякова лауреат итеп танылды. Назлыгөл – бик тә талантлы туташ, үз эшенең чын остасы. Ул милли-мәдәни чараларны матур итеп алып бара, хәләл никах мәҗлесләре үткәрә һәм төрле буын кешеләрен татар теленә өйрәтә. Шулай ук татар яшьләре оешмасы эшчәнлегендә дә актив катнаша.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*