Октябрьнең ахыргы көннәрендә Иске Ярмәк авылы мәсҗиде каршындагы мәдрәсә өчен Мәскәү шәһәрендәге Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Ашировтан, шулай ук Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин карамагында булган «Мәдинә» нәшрият йортыннан, шулай ук Татарстан җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәте каршында эшләп килүче «Хозур» нәшрият йортыннан бер тоннага якын — татар, гарәп, рус телендә булган дини китаплар, уку өчен плакатлар, җәдвәлләр һәм төрле әсбаплар бүләк итеп бирелде.
Мәдрәсәдә укыган кешеләргә бик зур ярдәм күрсәттеләр, иншә Аллаһы, Раббыбыз разый булсын иде, кабул итсә иде изге эшләрен. Аларның бер өлешен Тольятти шәһәре мәсҗиденә бүләк итеп бирдек. Калганнарын мохтаҗ булган урыннарга, мәҗлесләрдә, мәдрәсәдә укучы халык өчен кулланырга, диеп ниятләп торабыз.
Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла-Рамил хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Камышлы районы
Источник: samtatnews.ru