Түбән Новгород якларында үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән үк беренчеләрдән булып төзелгән Өчкүл мәчетенә 35 ел тулу уңаеннан, быел шактый мөһим чаралар булып үтте инде. Ә һиҗри календарь буенча хәзер барган Рабигыль-әүвәл аеның беренче көнендә (4 сентябрь) Өчкүл мәхәлләсе шушы күркәм мәчетләренең юбилее хөрмәтенә Сергачның “Камелот” кафесында 85 авылдашы өчен зур мәҗлес корды.
Мәчетләре юбилее уңаен-нан, өчкүллеләргә котлау хатларын Россия һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре дә юллаган иде.
– Авылдашларга зур рәхмәт! Халык ярдәме белән торгызылган мәчетебез юбилее уңаеннан, авылда зур эшләр башкарылды, бәйрәм һәм спорт чаралары уздырылды. Газиз халкыбызга тирән ихтирам йөзеннән менә бүген, Галәмнәр өчен рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган аенда Коръән укып, салаватлар әйтеп, Пәйгамбәребезне мөнәҗәтләрдә мактап, Аның тормыш юлыннан үзебезгә гыйбрәт алып, авылдашлар өчен сый-нигъмәтле аш табыны оештырырга кирәк дип таптык.
Мәчетебезнең тарихына килгәндә, аны кайгыртып йөрүчеләрне искә алмыйча ярамый. Шулардан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары Хәсән абый Җәфәров белән Хәмзә абый Абдулкадеровны әйтеп үтәр идем. Бары тик аларның тырышлыгы аркасында гына бу өлкәдә боз кузгалып китте. Тагын шуны да билгеләп үтәсе килә, Хәмзә абый әле 1983 елда авылда мулла вазифаларын үти башлады. Ә илебездә дингә карата караш яхшы якка үзгәрә башлау белән 1989 елда бездә “двадцатка” оештырыла һәм Өчкүлдә мәчет төзүне сорап, шул орган исеменнән Кызыл Октябрь районының башкарма комитетына мөрәҗәгать юллана. Хөрмәтле картларыбызның үтенечен канәгатьләндергәне, армиядәш хезмәттәше, ул вакытта безнең колхоз рәисе Халит абый Сөләймановның мөхтәрәм авылдашлары теләген яклап чыккан үтенеченә колак салганы өчен ул чактагы райисполком рәисе Алексей Иванович Морозовка шулай ук зур рәхмәт.
Россиянең яңа тарихында төбәгебездәге беренче мәчетне төзүдә төп рольләрне башкарган хөрмәтле авылдаш-якташларыбызның шушы рухи-иҗтимагый инициативалары җимешенең югары ноктасын 1989 елның 22 октябрендә Хәммәт абый Абдулкадеров куйды – авылны шатлыклы сихри моңга күмгән тәкбир яңгырашы астында нәкъ ул мәчетебез манарасына ярым айны беркетте, – дигән аңлатмаларын бирде безгә мәҗлес алдыннан Өчкүлнең бүгенге имамы Рушан хәзрәт Исмаилов һәм мәчет төзелешендә актив катнашучыларны, аның беренче имамнарын бер дә хәтем-догадан, исәннәрен кадер-хөрмәттән калдырмавын әйтте, бүген мәчеткә даими ярдәм кылып торучылардан Хәмзә абый Хәйретдинов гаиләсен, Абдылла абзый Хәйруллинны, аның улы Наил әфәндене, Нәҗметдин оныгы Наилны, Фатех улы Ринатны («бай пәкәй») аерым билгеләп үтте, Хәммәт, Әхмәт һәм Халит Сөләймановларның элек тә, әле дә мәчеткә булышып торуларын искәртте.
Хәммәт Мөхәммәт улы дигәндә, тагын шуны әйтергә кирәк: ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин белән очрашып, шушы мәҗлес уңаеннан ике хөрмәтле авылдашына мөфти бүләкләрен кайгырткан булып чыкты. Әмма ләкин Хәммәт абый үзе килә алмау сәбәпле, аларны ияләренә – Таһир абый Әббәсовка мөфтинең Рәхмәт хатын, ә Хәмзә абый Хәйретдиновка Россия мөселманнарының “Казанышлар өчен” медален энесе Халит абый тапшырды, шул уңайдан авылдашларына шәех Равил Гайнетдиннең котлауларын да, җылы теләкләрен дә ирештерде, 2011 елда мөфтинең Өчкүлдә булып кайтканына да кыскача гына тукталып үтте.
Ә моңа кадәр Хәммәт абыйның инициативасы һәм аның тулысынча ярдәме белән 2014 елда Өчкүл мәчетенең 25 еллыгына Рәүф Ваһапов редакторлыгында «История первого храма/Беренче гыйбадәтханә тарихы» исемле кечкенә генә китапчык та 1000 данә тираж белән дөнья күргән иде.
Өчкүл мәчетенең 35 еллык юбилее уңаеннан өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәи-се Гаяз хәзрәт Закировның дин кардәшләренә юллаган кот-лау-теләкләрен өчкүллеләргә Сергач, Спас һәм Кнәген округ-лары баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов җиткерде, ул ук мәҗлесне дә бик матур гына алып барды, Коръән укыганнан соң, Мәүлид аена туры килә торган бөтен дини йолаларны төгәл башкарып чыкты, вәгазе дә, мөнәҗәте дә бик урынлы һәм актуаль иде, аңа ияреп, салаватларны аягүрә әйттек.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы