tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очрашу кичәләре
Очрашу кичәләре

Очрашу кичәләре

Тубыл шәһәре “Бердәм Россия” партиясенең шәһәрдәге бүлекчәсе һәм шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” белән бердәмлектә “Бердәм Россия” партиясе бинасындагы залында тыл ветераннары, сугыш чорында туып үскән якташларыбыз, махсус хәрби операциядә булган тубыллыларның гаиләләрен җыеп Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр думасы депутаты Михаил Никитин, шәһәр иҗтимагый палатасы әгъзасы Айсылу Юнусова котладылар.

Чарада 80 яшьләрен узган тыл ветераннары, әниләре белән килгән мәктәп яшьтәге укучылар да катнаштылар. Бөек Җиңү бәйрәме, илебез тарихы турында педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйков, тыл ветераны Нурҗиан Сәлихов һәм Шиһабетдин Шәрипов хатирәләре белән уртаклаштылар. Ветераннар авырчылыкларга бирелмәгән, бердәм булган халкыбызның батырлыгы турында сөйләделәр. “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова Бөек Ватан сугышы елларында яңгыраган җырлар башкарды. Өлкән яшьтәге кунаклар авыр сугыш елларында һәм сугыштан соң да җиңел булмаган елларны искә алдылар. Махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның балалары ветераннар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр.

Милли ризыклар табыны артында узган матур чарада кунаклар чәйләр эчеп, аралашып, тарихи вакыйгаларны искә алдылар.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*