ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды
Очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды

Очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды

Россия халыклары бердәмлеге елында Каскараның өлкәннәр китапханәсендә филология фәннәре кандидаты, музыка белгече – фольклорчы, дәрәҗәле халыкара һәм Бөтенроссия фестиваль-конкурслары лауреаты, Татарстан Республикасы композиторлар берлеге әгъзасы, мәдәният өлкәсе белгечләре арасында һөнәри осталыкның 9 нчы шәһәр конкурсында «Иң яхшы китапханәче-2023» номинациясендә җиңүче Луиза Сөрмәтова белән мавыктыргыч иҗади очрашу узды.

Кунак үзенең балачагы турындагы күңелне нечкәртерлек хатирәләре белән уртаклашты, яшьтән үк әбисе һәм аның әнисе яшь Луизага туган фольклорының матурлыгына, музыкага һәм җырларга мәхәббәт бүләк иткәннәр. Нәкъ менә гаиләсе аның сәнгатькә юлын илһамландыра, себер татарларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән кызыксыну тәрбияли. Казан консерваториясендә уку музыкаль сәләтләрен үстерергә ярдәм итә һәм үз халкының музыкаль мирасын җитди өйрәнүгә нигез сала.

Ул кунакларга уникаль музыкаль әсәрләр җыентыгы өстендә күпьеллык эше турында сөйләде. 1992-1998 елларда экспедицион тикшеренүләр башлап, Луиза Рәис кызы себер татарларының фольклорын җыю буенча зур эш башкара.

Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып «Себер татарларының җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләре» җыентыгы дөнья күрә, анда төрле жанрдагы көйләрнең 600гә якын язмасы тупланган. Бу хезмәт Төмән, Ялутор һәм Яркәү округларыннан йөз утыздан артык башкаручыдан сораштыруларга нигезләнгән. Луиза Сөрмәтова җыйган материалның күп булуына карамастан, аның тулы күләме әлегә бастырылмаган, укучылар икенче басманың чыгуын көтә.

Луиза Рәис кызының чыгышы аеруча тәэсирләндерде. Ул тыңлаучыларны традицион себер-татар җырларын, мөнәҗәтләрен, бәетләрен башкарып сокландырды, өлкән буынга яңадан туган көйләрен ишетергә мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар кичәнең хөрмәтле кунагына халыкның мәдәни мирасын саклаганы өчен рәхмәт белдерделәр.

Очрашу күңелле сюрприз белән тәмамланды: Луиза Рәис кызы китапханәгә танылган себер татар язучылары һәм шагыйрьләре китапларының кыйммәтле нөсхәләрен бүләк итте, фондны уникаль әдәби мирас белән тулыландырды, ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Очрашу мәдәни традицияләрне саклауның һәм Россиянең төрле халыклары арасында үзара ихтирамның мөһимлеген ассызыклады.

Дания БАКИЕВА,
Төмән округы, Каскара поселогы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: очрашуда.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*