tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очучы хөрмәтенә
Очучы хөрмәтенә

Очучы хөрмәтенә

Чувашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә данлыклы очучы Дамир Юсупов хөрмәтенә арт-объект пәйда булды.

2019 елның августында “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясенең Юсупов җитәкчелек иткән Аirbus A321-211 авиалайнеры аварияле хәлендә Жуковское янындагы кукуруз кырына уңышлы гына төшеп утырды. Шул вакытта самолетта булган 233 кеше (226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы) барысы да исән калдылар.

Дамир Юсупов заманында Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган икән. Ул алты ел дәвамында юридик факультетның читтән торып уку бүлегендә укып йөргән һәм 2005 елда югары белемгә ия булуы турында диплом алган. Күптән түгел генә Чабаксарда ЧГУның төп корпусы янында милләттәшебез Дамир Юсупов хөрмәтенә “Мягкая посадка” дип аталган арт-объектны тантаналы рәвештә ачтылар. Жуковское тирәсендәге инциденттан соң Россия Герое исеменә лаек булган очучы әлеге тантанада шәрәфле кунак сыйфатында катнашты.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*