tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очучылар өстендә үтә дә зур җаваплылык ята
Очучылар өстендә үтә дә зур җаваплылык ята

Очучылар өстендә үтә дә зур җаваплылык ята

Очучы һөнәрендә тирән серлелек һәм хыялый ашкыну көче бар. Кемнәр генә күктәге кошларга сокланып, үзләре дә галәм киңлекләрен кочып иңләргә омтылмаган икән?! Ләкин очучы булу өчен әле хыялый һәм кыю кеше булу гына да җитми. Аңа куркыныч туган вакытта үз өстенә зур җаваплылык алып, бер мизгелдә хәлиткеч карар кабул итә белү сәләте дә кирәк.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән кешеләр арасында да очучылар барлыгы һәм шуларның берсенең, Бөек Ватан сугышында катнашып, анда батырларча һәлак булуы – безнең өчен горурлык билгесе. Очучыларыбызның берсе соңгы еллардагы локаль сугышларда да катнашкан. Ул – Гариф улы Рәҗгать Фәретдинов. Түбәндә аның белән әңгәмәбез.

– Очучы булу өчен кешедән нинди сыйфатлар таләп ителә?

– Моның өчен, иң элек, физик яктан таза һәм исән булырга кирәк. Чөнки очучыдан салкын канлылык, нервлар ныклыгы, төшенкелеккә бирелмичә, авырлыкны җиңә белү таләп ителә.

Очучы булу өчен, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп, үзеңне чыныктырырга һәм ихтыяр көчен тәрбияләргә кирәк. Без үскәндә яшьләргә патриотик һәм физик тәрбия бирү мәсьәләләренә аеруча зур әһәмият бирелә иде. Шуңа да безнең буын кешеләре көчле һәм таза булып үстеләр. Әлбәттә, авыл хуҗалыгындагы төрле эшләрдә чыныгып үсү дә моңа сәбәпче булгандыр.

Аннан соң, патриотизм белән сугарылган төрле китаплар укып, кинофильмнар карап үскәндә кемнәр генә очучы булырга һәм батырлыклар күрсәтергә хыялланмагандыр ул вакытта! Менә мин дә шундый хыяллар белән үстем һәм морадыма ирешү өчен, үземне чыныктырып, ничек тә шушы һөнәр иясе булу өчен бар көчемә тырыштым.

– Очучыларны әзерләү эше ничек бара?

– Монда: “Өйрәнгәндә авыр булса – яуда җиңел була”, – дигән әйтем бик урынлы. Очучыларны әзерләү училищесында да курсантларны физик яктан тәрбияләү мәсьәләсенә аеруча зур әһәмият бирелә иде. Һавада очрый торган көтелмәгән һәм катлаулы вакыйгалар вакытында үзеңне ничек тотарга һәм аларны ничек хәл итү юлларын тренажёрларда, җирдәге күнегүләр вакытында ныклап өйрәтәләр. Әлбәттә, һавада нинди хәлләр буласын алдан белеп бетереп булмый. Шуның өчен көтелмәгән очракларда экипаж командиры шәхсән үзе карар кабул итә. Чөнки аңа экипажның һәм пассажирларның язмышын кайгырту белән бергә төялгән йөк өчен дә тулы җаваплылык йөкләнгән.

– Эш дәверендә сезгә Африка илләрендә, сугышлар барган җирләрдә дә булырга туры килгән. Анда булган хәлләрне дә сөйләп үтсәгез иде.

– Һәр сугыш үлем һәм кан коюларга бәйләнгән. Мәсәлән, Анголада ярты ел булганда миңа күпне күрергә туры килде. Анда без сугыш барган җирләргә азык-төлек, дарулар һәм башка кирәк-яраклар ташый идек. Ярый әле, бәхетебезгә, ул вакытта стингерлар кебек кораллар булмады. Ләкин дә һавага күтәрелгәндә яисә төшкәндә аэродром өстеннән читкәрәк тайпылдыңмы – бәреп төшерәләр. Шуның өчен менгәндә дә, төшкәндә дә без тик аэродром өстендә генә, воронка яисә спираль рәвешендәге хәрәкәтләр ясап, очып менә һәм төшә идек.

Аннан соң, чүлдәге һава шартларында очуның көтелмәгән табигый кыенлыклары да бар. Мәсәлән, чалт аяз, кояшлы көндә дә көтмәгәндә ком бураны күтәрелсә, ярты метрдан бернәрсә күреп булмый. Мондый очракта очучы осталыгына, тупланган тәҗрибәгә һәм интуициягә генә таянып эш итәргә туры килә.

– Сезгә хәлиткеч вакытта, алдан күреп, куркыныч һәм тәвәккәл адымнар ясарга туры килгәне булдымы?

– Булды. Мәсәлән, бервакыт җиргә утырырга җыенган вакытта бер тәгәрмәчнең ачылмаганы беленде. Мондый очракта мин, экипаж командиры буларак, аңлы рәвештә бетон полосадан читтәге тигессез кырга бер тәгәрмәчкә генә утырырга карар кабул иттем. Шундагы дыңгырчыкта икенче тәгәрмәч тә ачылды, һәм без һәлакәттән котылдык. Бу сирәк кулланыла торган куркыныч һәм тәвәккәл адым булса да, ул катастрофадан котылу өчен бердәнбер чара иде.

Тагын бер вакыйганы телгә аласым килә. Очып күтәрелгән вакытта кинәт май күрсәткеченең кискен рәвештә түбән төшүен күрдем. Иллюминатордан карасам, һавада мотордан май тасмасы сузылган иде. Тиз рәвештә кырга утырырга туры килде. Анда май шлангасының өзелгәнлеге беленде. Әле ярый якында гына эшкә яраксыз самолётлар тупланган база бар иде. Шуннан кирәкле шланг табып, шуны куйдык һәм кирәк җиргә очтык.

– Самолётларны бәреп төшергән очраклар булдымы?

– Әйе. Бер самолётны бәреп төшергәч, аның очучылары мина кырлары аша аэродромга таба юнәләләр. Башта юл күрсәтүче негр минада шартлап үлә. Аннан соң экипаж командиры яралана, һәм ул да һәлак була, чөнки вакытында ярдәм күрсәтеп, операция ясау өчен мөмкинлекләр юк иде.

– Сез төрле очкычларда очкансыз. Алар арасында иң зур һәм иң катлаулы булганнары да бар. Аларны үзләштерү ничек барды?

– Мин сигез төр очкычны үзләштердем һәм аларда очтым. Һәркайсысын үзләштергәндә дә яңабаштан укырга һәм тәҗрибә тупларга туры килде. Моның өстенә, даими рәвештә очучыларның квалификациясен күтәрү курсларында укыдым.

Иң элек, мин АН-2 очкычында икенче пилот булып эшли башладым. Һәм иң ахырда хезмәтемне АН-12 очкычында тәмамладым. Эшләү дәверендә ЯК-18, АН-2, ИЛ-14, АН24, АН-26, АН-74, АН-12 маркалы очкычларны үзләштердем һәм аларда очтым.

1981 елдан башлап, Гражданнар Авиациясенең Коми идарәсендәге төрле җитәкчелек вазыйфаларын башкардым. Хезмәт ветераны булып пенсиягә чыктым. Эшләү дәверендә командование исеменнән кырыклап мактаунамә, рәхмәт хатлары һәм “Отличник ВГРФ” исеме бирелде.

– Сез эскадрилья командиры һәм җитәкче булып та эшләгәнсез. Мондый дәрәҗәгә ничек ирешә алдыгыз?

– Монда махсус комиссия, кешенең эш нәтиҗәләренә, эш тәҗрибәсенә һәм төрле күрсәткечләргә таянып, үз карарын кабул итә. Аннан соң ул югары оешмалар һәм командование тарафыннан раслана.

Безымянный59

Бүгенге көндә Гариф улы Рәҗгать Фәретдинов туып-үскән Иске Ярмәк авылында яши. Ул – ихластан дингә бирелгән актив мәчет карты. Төз һәм таза гәүдәле. Төпле фикерле, аз һәм туры сүзле булса да, ачык йөзле, көр күңелле һәм актив тормыш позициясендә тора.

Аңардагы сирәк очрый торган тыйнаклык һәм киң күңеллелек – искиткеч матур күренеш. Сөйләмендә, үз-үзен тотышында да бай тормыш тәҗрибәсе, рухи ныклык һәм матур кешелек сыйфатлары ачык күренәләр.

Аның белән аралашканда ирексездән: “Менә нинди булырга тиеш ул – олы тормыш юлын үткән һәм ихласлы мәчет карты дип саналырлык кеше!» — дип уйлап куясың.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*