Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов тюрколог-ономатолог Гомәр Саттаров яшәгән йортка истәлек тактасын кую тәкъдиме белән чыкты.
«Бу – аның шәкертләренең, ул эшләгән уку йортының бурычы. Гомәр Саттаров – минем остазым. Киңкырлы тел галиме, сүзлек төзүче лексикограф. Татар диалектологиясенең сөйләм культурасына тәэсире турында хезмәтләре бар. Ул ономастиканың киләчәккә юнәлешләрен билгеләде. Ономастика фәне шушы кысалар буенча бара. Гомәр абый үзеннән соң да шәкертләр үстерде. Таләпчән, чын мәгънәсендә әти ролендә булган галим», – диде ул галимнең 90 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Гомәр Саттаровны энциклопедист-галим дип атады. «Чөнки ул татар тел белеме өлкәсенең бик күп тармакларында эшләгән. Татар тел белеме фәнен һәм университетыбызны танытуга зур өлеш керткән галимебезгә 90 яшь тулган булыр иде. Ул татар ономастикасына нигез салучы. Гомәр абыйның татар лексикологиясе, диалектология, тел тарихы өлкәсендәге хезмәтләре Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә зур танылу алды», – диде ул.
«Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» китабы бүгенге көндә һәм киләчәктә дә һәр гаиләдә кулланылыр. Мин Бөгелмәдә яшәгәндә ул китап берничә кешедә генә бар иде һәм миндә булган китап та бик күп танышлар кулыннан үтте. Бер-ике ел элек китапның яңартылган басмасы чыкты. Аны кибеттә күреп, күпләп сатып алдым һәм дусларыбызга, туганнарыбызга бүләк иттем», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессын укыту-методик чаралары белән тәэмин итү секторы мөдире Ләйсән Гайфуллина.
Татарстанның атказанган укытучысы, гарәп теле белгече Лена Таҗиева Гомәр Саттаров белән озак елар бергә эшләгән. «Ул үзенә ярдәм итә, эш сөючән кешеләрне бик тиз белеп ала иде. Мин шуларның берсе булдым. «Татар исемнәре ни сөйли?» китабы басылып чыкканчы, андагы исемнәрнең мәгънәсен, тәрҗемәсен җентекләп тикшереп чыккан идем. Аның күбесе гарәп теленнән алынган», – диде ул.
«Кичәгә барырга кием сайлаганда кызыл күлмәккә күзем төште. Аны беренче тапкыр кигәч, Гомәр ага: «Тәлгат, сиңа кызыл әйбер килешә», – диде. Бу күлмәкне ун ел кигәнем юк иде. Аның һәр адымы, сүзе һаман да хәтердә. Беркатлы кеше түгел иде. Ул сине бүген мактарга, иртәгә сүгәргә мөмкин иде. Аңа барысы да килешә иде. Хаклы бит ул, дип, аңа үпкәләп булмый иде», – диде әдәбият тәнкыйтьчесе, галим, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Тәлгать Галиуллин.
Гомәр Саттаров Тәлгать Галиуллинга багышлап шигырьләр язган булган. «Шигырьләре күңел тулылыгы белән дөньяны ачып җибәрә. Гомәр ага кебек кешеләр күп булсын иде. Аның илдәге вазгыятькә, милләт язмышына һ.б. карата өздереп әйтә торган сүзе бар иде. Аны онытып булмый», – диде Тәлгать Галиуллин һәм үзенә багышлап язылган шигырьне укыды.