“Төбәкара хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев белән фикер алыштык.
Бүген Владивостокта татар иҗтимагый оешмаларының еллык очрашуы уздырыла, ул халыкларны берләштерү өчен зур әһәмияткә ия.
Безнең күпмилләтле төбәктә дистәләгән халык яши, татарлар да Приморье үсешенә үз өлешләрен кертәләр.
Татарстан Республикасы белән мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне үстерәчәкбез”, – диелгән Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко телеграм каналында.