tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олекминск һәм Нерюнгри муниципаль районы татар иҗтимагый оешмалары белән телемост оештырылды
Олекминск һәм Нерюнгри муниципаль районы татар иҗтимагый оешмалары белән телемост оештырылды

Олекминск һәм Нерюнгри муниципаль районы татар иҗтимагый оешмалары белән телемост оештырылды

Бүген, 8 апрель көнне, “Сахамедиа” Республика медиа үзәгендә Саха (Якутия) Республикасы Олекминск һәм Нерюнгри муниципаль районы татар иҗтимагый оешмалары белән телемост оештырылды.

Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәхразыев исеменнән катнашучыларны сәламләде. Данис Шакиров, ике тугандаш халык арасындагы багланышларның әһәмиятен билгеләп узды һәм узачак милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерлек турында сөйләде.

Чарада Саха (Якутия) Республикасы мәдәният һәм рухи үсеш министры Афанасий Ноев, “Сахамедиа” Республика мәгълүмәти-нәшир холдингы акционерлар җәмгыяте директоры Виктор Колесов, “Туган як” татар мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов, шулай ук Олёкминск шәһәре башлыгы Сергей Щебляков катнаштылар. Сергей Евгеньевич, татарларның тарихи шәһәр тормышында тоткан урыны турында сөйләп, милли бәйрәмгә килүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*