27 апрельдән 1 майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак. Интернет-тест формасындагы сайлап алу туры узган елның декабрендә үткән иде. Беренче турда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр башкалабызда очраша – биредә алар арасында иң-иңнәр ачыкланачак.
Быел бәйге икенче мәртәбә уздырыла. Былтыргы Олимпиада үзенең татар телен саклап калуда ни дәрәҗәдә зур роль уйнавын күрсәтте инде. Татар теленнән һәм әдәбиятыннан үз белемен 1500дән артык яшь буын вәкиле сынаган. Россия төбәкләре белән беррәттән чит илләрдән дә катнашучылар булган.
Быел бу чараның популярлыгы тагын да артты. Олимпиадада Россия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Россияне Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Төмән, Түбән Новгород, Оренбур, Самар, Ленинград, Мәскәү, Свердлау, Волгоград , Омск, Киров, Ульяновск һәм Сарытау өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары тәкъдим итте, ди оештыручылар.
Татар телен үзлегеннән өйрәнгән Токио чит телләр университетының аспирантурасында укучы япон егете Юто Хишияма Олимпиаданың татар телен саклау һәм үстерү өчен бик мөһим чара булуын билгели.
– Беренчедән, мондый чара татар телен өйрәнү мотивациясен арттыра. Икенчедән, олимпиадада татарлар гына түгел, татар телен укый торган урыслар да, башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Димәк, башка халыклар арасында татар телен таныту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатына ирешелә, – дип саный ул.
Юто интернет-тест рәвешендә узган беренче турда катнашып, 60 минутта 30 сорауга җавап биргән. Япон егете мөмкин булган 40 баллдан 30 балл җыеп, икенче турга үткән.
Икенче турга дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткән 300 катнашучы узган. Нәкъ менә алар Казанда үтәчәк этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышачак. Бу юлы инде бәйгедә катнашучыларга тагын да ныграк тырышырга туры киләчәк – сорау һәм биремнәр күпкә катлаулырак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың жюри әгъзалары катнашучыларга түбәндәге сынаулар әзерләгән:
– телдән сөйләм конкурсы (чит илдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча);
– язма конкурс (Россия субъектларыннан килгән катнашучылар өчен);
– номинацияләр буенча иҗади конкурс (катнашучылар сайлавы буенча):
а) вокал (татар халык җырлары/татар композиторлары көе);
б) инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композиция/татар классик-композиторы әсәрләрен фортепианода, баянда, милли гармунда, курайда, сорнайда һ.б. уйнау);
в) хореография (татар халык биюләре/халыкчанлык стиле);
г) сәнгатьле сүз (халык эпосы/халык прозасы һәм шигърияте/әдәби-музыкаль композиция);
д) этно-дизайн;
– Олимпиадада катнашучыларның “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дип аталган презентациясе.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 28 апрельдә 09.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк.
Гүзәл Насыйбуллина, “Интертат” ЭГ