14-17 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. Анда илебезнең 22 регионыннан 165 бала катнашты, 8-11 класс укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча төрле биремнәр үтәде, сәнгатьле шигырь сөйләүдә ярышты.
Әлбәттә, безнең өлкә дә катнашты бу чарада. Татар Мок-локасы, Сафаҗай, Зур Рбишча мәктәпләренең татар теле укытучылары Галия Кутерова, Сара Сераҗетдинова һәм Файлә Таҗетдинова җитәкчелегендәге бу делегациядә югарыда әйтеп үтелгән мәктәпләрдән гайре Уразавыл мәктәбе укучысы да кергән иде.
Безнең егет-кызларның катнашуы, һәрвакыттагыча, уңышлы булган – Энҗе Билялова белән Милена Ганеева (Татар Моклокасы), Алина Айнетдинова (Уразавыл) нәфис сүз конкурсы призерлары, Сылу Сафиуллина, Илнара Халилуллина һәм Галия Аллямова (Сафаҗай) әдәбият, Ансар
Таҗетдинов татар теле, Илнар Алимов әдәбият буенча призерлар (икесе дә Зур Рбишча). Ә Диляра Измайлова белән Ләйсән Валеева нәфис сүз буенча җиңүче Дипломнарына лаек булган, шулай ук икесе дә Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбе укучылары. Әлбәттә, бай мәдәни программа да каралган булган – Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театрларында спектакльләр караганнар, Универсиада авылында уңай шартларда яшәгәннәр. Укытучылар өчен һәр көн файдалы киңәшмәләр уздырылган. Егет-кызларыбызны Түбән Новгород өлкәсе данын уңышлы яклаулары белән котлап, аларны әзерләгән укы- тучыларына рәхмәт белдерәбез һәм апрель аенда узачак Халыкара олимпиадада да сынатмаслар дип ышанабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА