Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең Ульяновск төбәк бүлекчәсе исполкомы җитәкчесе Константин Долгов Николаевка районында эш сәфәрендә булды.
Өлкә депутаты Татар Сайманы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелискны ремонтлау эшләренең барышы белән танышты. Реставрацияләү эшләре “Обелискларны саклап – истәлекләрне саклыйбыз” проекты кысаларында башкарыла. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен РФ Президентының грантлар фонды тарафыннан финанс ресурслары бүлеп бирелгән. Аннары депутат гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итте. Шул ук көнне ул Николаевканың җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Зур Чирекле авылында яшәүче Мавлютовлар гаиләсе белән очрашты һәм яңа уку елы башланыр алдыннан балаларына бүләкләр тапшырды.
Чыганак: emet73.ru