tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлкә Диния нәзарәтенең 30 еллыгы
Өлкә Диния нәзарәтенең 30 еллыгы

Өлкә Диния нәзарәтенең 30 еллыгы

2024 елның 24 июлендә Оренбурда Оренбур өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәтенең чираттагы съезды (мәҗлесе) узды. Съезд Диния нәзарәтенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланды.

Бу көннәрдә Оренбур өлкәсенә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин килде. 24 июльдә губернатор Денис Паслер белән бергә ул Төйлегән (Тюльган) бистәсендә мәчет ачу тантанасында катнашты.

Бу мәчет Алия Молдагулова хөрмәтенә төзелгән. Бөек Ватан сугышы елларында кыз снайпер була. Аны «казах халкының куркусыз кызы» дип йөртәләр. Алия һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исемен ала.

Мәчет ачылу мөселманнар өчен әһәмиятле вакыйга булды, дип хәбәр ителә. Аны төзү халык акчасына алып барылган, ә изге урын ике тапкыр торгызылган. Беренче таш 2011 елда салынган. Диварлар һәм манаралар 8 елдан соң гына, бинаның мөселман кануннарына туры килмәве ачыклангач кына барлыкка килә. Ул вакытта корылманы сүтеп, дини кануннар нигезендә яңадан төзергә карар кабул ителгән иде.

«Оренбургье һәрвакыт төрле конфессия вәкилләренең яхшы мөнәсәбәтен үрнәк итеп күрсәтә. Ел саен төбәктә храмнар, мәчетләр ачыла, шулай дәвам итсен. Бу-безнең рухи тормышыбызның нигезе генә түгел, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту да. Безнең көч – уртак эш хакына бердәмлектә, бер-беребезгә ярдәм итәргә әзерлектә», – диде губернатор Денис Паслер.

Шулай ук 24 июльдә Оренбур районының Первомайский поселогында мәчет ачылды. Тантанада төбәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов, өлкә һәм район хакимияте вәкилләре, депутатлар, мәртәбәле кунаклар, мәхәллә кешеләре һәм җирле халык катнашты. Тәлгать Таҗетдин мөселманнарны яңа мәчет ачылу белән котлады.

Бу бистәдә дә мәчет 214 елдан мәхәллә кешеләренең иганә акчаларына төзелә.

— Бу Оренбур өлкәсенең һәр халкында булган дини тәртипкә, рухи нигезгә ярдәм итүдә сизелерлек адым, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Оренбур районы башлыгы Василий Шмарин.

Искәртеп узабыз, Тәлгать Таҗетдин 2022 елда шулай ук Абдулин шәһәр округында да мәчет ачуда катнашты.

24 июльнең икенче яртысында, 15.00 сәгатьтә М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрында төбәк Диния нәзарәтенең чираттагы съезды башланып китте. Оренбуржьеның барлык мөселман җәмгыятьләреннән делегатлар, җирле хакимият, иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре җыелды бу чарага.

Традиция буенча мәҗлес Изге Коръән аятьләрен укудан башланды.

Аннары җыелганнарга сәламләү сүзе белән Баш мөфти шәех-уль-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин мөрәҗәгать итте. Россия өммәте башлыгы: “Юбилей даталары – безнең тормышыбызның этаплары. Бүген без берничә шатлыклы вакыйга белән – Оренбур өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең утыз еллыгын һәм Әлфит хәзрәт Шәриповның Рәис вазифасында+ унынчы елын билгеләп үтәбез. Тюльган һәм Первомайский бистәләрендә мәчетләр ачылды, һәм безнең өчен бу чараларда губернатор Денис Владимирович Паслер һәм төбәк Диния нәзарәте тыгыз хезмәттәшлек иткән хакимият органнарының башка вәкилләре катнашуы бик зур шатлык.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.), барыбызны да иминлек һәм тынычлык таратырга өндәп, болай дигән: «Аллаһы Тәгаләгә ышанмыйча, сез беркайчан да җәннәткә кермәячәксез. Һәм сез бер-берегезне яратмыйча, сезнең динегез беркайчан да ихлас, чын булмаячак». Кабатлап әйтәм, дус яшәү турында түгел, ә менә нәкъ бер-беребезне ярату турында әйткән. Безнең ил гасырлар дәвамында Җир шарындагы барлык халыкларга үзара аңлашу, тынычлык һәм хезмәттәшлек үрнәге бирә», – диде Тәлгать Таҗетдин.
Югары мөфти Россия Үзәк Диния нәзарәте Президиумы исеменнән Оренбур өлкәсе Диния нәзарәте эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм төбәк руханиларының үз эшләрен шул ук энергия һәм ихласлык белән дәвам итүләрен теләде.

Аннары ул үз чыгышын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтеннән бүләкләр тапшыру белән тәмамлады.

«Иман һәм намус» ордены белән мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов, медаль белән – Нәзарәтнең Ревизия комиссиясе рәисе Нәҗмудин Хаҗиханов, «Рәхмәт хатлары» белән –хәрбиләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Габделбарый хәзрәт Гыйззәтуллин һәм ММРО «Мәхәллә N 2580» имам-хатыйбы Мидат хәзрәт Рәмиев бүләкләнде.

Аннары имамнарны Оренбур өлкәсенең төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры урынбасары Андрей Кафтан котлады. Ул Диния нәзарәтенең эшен югары бәяләде, имамнарга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм «Зәкят һәм ХАҖ» ның социаль һәм хәйрия эше бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Әхмәровка, Нәзарәтнең матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе Денис хәзрәт Семеновка, баш бухгалтеры Фәргать Хәсәновка губернатордан «Рәхмәтләү» тапшырды.
Имамнарны Диния нәзарәте юбилее белән Оренбур өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутаты, попечительләр советы рәисе Дамир Фәхретдинов һәм Оренбур шәһәре башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Анна Гореликова котладылар.

Тантаналы өлештән соң мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыгыш ясады.

– 10 ел элек Диния нәзарәте тарафыннан мине җитәкче итеп билгеләгән вакытта өлкәбездә 74 җирле мөселман оешмасы һәм ике мөфтият – Оренбур һәм Богырыслан мөфтиятләре бар иде.  Хәзерге вакытта өлкәбездә бердәм Диния идарәсе калды һәм 113 җирле мөселман оешмасы теркәлде, ә тагын 20се теркәлү алдында тора. Ел ахырына өлкәбездә аларның саны 140тан артык булачак, дип ышанам. Шулай итеп, дистә ел эчендә 2 тапкыр ишәйдек – бу яхшы күрсәткеч, – диде Әлфит хәзрәт.

Аннары Ревизия комиссиясе рәисе хисап белән чыгыш ясады, яңа срокка мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары һәм Ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.

Чара күңелле мизгел белән тәмамланды. Мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов 15, 20, 25 һәм 30 елдан артык хезмәт иткән имамнарга күпьеллык ихлас хезмәтләре өчен исемле стена сәгатьләре тапшырды.

Фәннур Гайсаров, «ЯВ»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*