«Солидарность-Арена» стадионында бөтен Самара өлкәсеннән мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштергән ифтар узды. Мондый зур чара мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә инде. Һәм, әйтергә кирәк, елдан-ел ул югарырак дәрәҗәдә оештырыла бара.
Быел мәҗлескә 800дән артык кеше җыелды. Алар арасында — өлкә руханилары, җәмәгать оешмалары җитә-челәре, аксакаллар һәм яшьләр. Чарага мәртәбәле кунаклар буларак Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар чакырылган иде.
Ифтарны ачып, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин төбәгебездә конфессияләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте.
“Бирегә төрле телләрдә сөйләшүче, әмма уртак дин белән берләштерелгән халыклар вәкилләре җыелды. Без бүген православ кардәшләребез өчен дә шатланабыз, аларда да, бездәге кебек үк, постлары бара. Ә бөтенебез өчен дә ураза — ул нәрсәләрдәндер тыелып тору вакыты гына түгел, ә үз холкыңны тәрбияләү, игелекләр кылу чоры да. Төрле булсак та, без барыбыз да бер ил гражданнары һәм рухи кыйммәтләребез дә бердәм. Ә башка конфессияләр белән хезмәттәшлек итеп, гаиләләрнең ныграк, рухи яктан чистарак булуына ярдәм итәрбез, дип өметләнәбез. Чөнки һәркем үз динен тота икән, бу, динсезлеккә караганда, күпкә яхшырак.
Бүген безнең кардәшләребез башка халыклар һәм диннәр вәкилләре белән бергә махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Менә әлеге мәҗлестә дә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм бу кешеләрнең гаилә әгъзалары бар. Хәрбиләребезгә һәм аларда илебез язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләгән әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсем килә”, — дип чыгыш ясады Талип хәзрәт Яруллин.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Шамионовның балалары — Арыслан, Әминә һәм Сабирәнең догалар укуы мәҗлеснең иң якты һәм истә калырлык мизгелләренең берсе иде. Шуннан соң Ренат әфәнде ви-деоэлемтә аша якыннарына мөрәҗәгать итте. Ул туганнарына көн саен догалар кылып торулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм тиздән җиңүгә ирешүебезгә ышаныч белдерде. Ә инде моңардан соң хәрбинең балалары каршына килеп басуы алар өчен чын сюрприз булды!
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Чыганак: samtatnews.ru