Изге Рамазан аеның өченче җомга көнендә Ульяновск шәһәренең иң зур спорт корылмасында – “Волга-Спорт-Арена” боз сараенда хәзер инде традициягә кергән өлкә ифтары узды. Ульяновск өлкә Хөкүмәте һәм Губернатор администрациясе, мөфтият, “Сембер” бизнес-клубы һәм татар эшмәкәрләре тырышлыгы белән оештырылган күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесендә дүрт меңнән артык мөселман кардәшебез катнашты.
Ульяновск шәһәрендә зур ифтарлар 2007 елдан, ягъни “Биләр” мәдрәсәсе эшли башлаганнан бирле уздырыла. Баштагы елларда өстәлләр 200-300 кешегә әзерләнгән булса, хәзер инде өлкә ифтарына дүрт меңнән артык кеше җыела. Безнең ифтар катнашучылар саны ягыннан Татарстандагы республикакүләм ифтардан гына калыша икән.
Боз сараеның берничә мең тамашачыга исәпләнгән үзәк трибунасы быел да түбәтәйле ир-атлар һәм ак яулыклы хатын-кызлар белән шыгрым тулган иде. Араларында яшьләр һәм балаларның күп булуы аеруча сөендерде. Шәһәребезнең барлык мәчетләреннән һәм өлкәнең авыл районнарыннан, күрше төбәкләрдән җыелган милләттәшләребез региональ диния нәзарәте имамнарының тирән эчтәлекле вәгазьләрен, һәркемне яшәү мәгънәсе турында уйландырырлык нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкаручыларны, “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге шәкертләренең чыгышын дикъкать белән тыңлап утырдылар. Аларны видеоэлемтә буенча Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) нәсел дәвамчысы – профессор шәех Абдурраззак әс-Сәгъди сәламләде. Ул ифтарны оештыручыларга, динебез үсешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.
Күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесенә быел да Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских килгән иде. Ул мөселман оешмаларының төбәгебез үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.
“Биредә ел саен игелек, тынычлык һәм татулык атмосферасы хөкем сөрә. Бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында махсус хәрби операциядә катнашучы геройларыбыз һәм аларның гаилә әгъзалары бар. Өлкәнең зур ифтары ул – милләтара дуслык һәм бердәмлек символы. Барлык мөселманнарга да нык исәнлек, бәхет, җан тынычлыгы һәм гармония телим. Рамазан ае мөбарәк булсын, дуслар!”- диде регион башлыгы.
Аннары Губернатор СВОда катнашучыларның гаиләләрен хөрмәтләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев дин вә канкардәшләребезгә мәркәзебез Казанның кайнар сәламен ирештерде. Ул ел саен зурдан кубып өлкә ифтары үткәргән өчен Губернаторга һәм эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ульяновск өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнү өчен төрле төбәкләрдән вәкилләр – милли оешмалар җитәкчеләре, дин әһелләре килә, диде ул. Васил Шәйхразыев тынгысыз йөрәкле милләттәшләребезгә конгрессның бүләкләрен дә алып килгән иде. Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан танылган эшмәкәр һәм меценат Умәр Айбулатов Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды. Ә “Сембер” бизнес-клубы активисты Гөлсинә Аитова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин мөселманнарга һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен Губернатор Алексей Русскихка, дәүләт власте органнарына, татар эшмәкәрләренә рәхмәт белдереп, дин кардәшләребезне бергә һәм бердәм булырга өндәде.
“Ульяновск җире – күп гасырлар дәвамында төрле халыклар һәм диннәрнең тыныч, дус-тату, аңлашып, бер-берсенә таянып яшәве үрнәге ул. Ифтар, күмәкләшеп авыз ачу вакытында без бергә булуыбызны, үзара хөрмәт итү, үзара ярдәмләшү, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү югары бәяләнгән бердәм җәмгыять вәкилләре булуыбызны аеруча сизәбез”,- диде өлкә мөфтие.
Өлкә Губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, әзәрбәйҗан автономиясе рәисе Ислам Гусейнов белдерүенчә, ифтар – ул хәйриячелек белән шөгыльләнү, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне шатландыру вакыты.
“Бүген Россиядә күпчелек хәйрия оешмаларының тырышлыгы СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Өлкәбезнең милли оешмалары бөтен ил белән бергә гуманитар ярдәм җыеп озатуда катнашалар, фронтка киткән якташларыбызның гаиләләренә булышалар”,- диде ул.
Милли-мәдәни автономия рәисе Рамис Сафин әйтүенчә, быел татар оешмалары өлкә ифтарына әзерләнүдә аеруча актив катнашкан.
– “Ак калфак”лылар бергә җыелып унөч капчык кишер чистарттылар. “Сембер мирасы” егет-кызлары волонтерлар буларак табын әзерләүне үз өсләренә алдылар. Ә татарча көрәш федерациясе вәкилләре боз сараенда тәртип сагында торды,- ди өлкә татарларының лидеры.
Ифтар – авыз ачу вакыты кергәннән соң, бөтен җиһанга моңлы азан тавышы яңгырады. Дин кардәшләребез Сембернең юмарт байлары ерак Мәккә җиреннән махсус кайтарткан шифалы вә сихәтле “Зәм-зәм” суы һәм татлы хөрмә җимешләре белән авыз ачтылар. Аннары дүрт меңнән артык кеше тигез сафларга басып, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Мөфтиебез тоткан уразаларның, үткәргән ифтарларның кабул булуын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды. Газиз Ватаныбызның матур, бәхетле киләчәге хакына сугышучы егетләребезгә Җиңү белән кайтырга насыйп итсен, ә Туган ил өчен башларын салган шәһитләрнең рухлары шат булсын, диде ул.
Җәмәгать белән намаз укыганнан соң дин кардәшләребез махсус әзерләнгән табын артына тезелешеп утырып ифтар ашы белән нигъмәтләнделәр. Зур казаннарда пешергән телеңне йотарлык тәмле пылау, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр, татлы ризыклар һәркемнең күңеленә хуш килде.
“Ульяновск өлкәсе ифтары – Россия регионнарында үткәрелгән иң матур, иң күркәм ифтарларның берсе. Бу – ярты ел дәвамында власть органнары, мөфтият, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмалар белән бергә башкарган оештыру эшләренең нәтиҗәсе. Меңләгән мөселман кардәшебез мәҗлестән канәгать булып, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп китте. Иң шатландырганы – бик күпләр әлеге чарадан гыйбрәт һәм үрнәк алып, дин юлына, мәчет сукмагына, намазга басачак. Өч сәгать дәвамында шушы изге гамәлне – ифтарны меңләгән күз, йөрәк күзәтеп торды бит. Иманлы, милләт җанлы бизнесменнарыбызга чын күңелдән рәхмәт – акчалата, азык-төлек, материаллар һәм җиһазлар, төрле эшләр һәм хезмәтләр рәвешендә 3 миллион сумлык сәдака җыелды. Шулай итеп, без ифтарны оештыруга бәйле барлык чыгымнарны да тулысынча капладык. Губернатор Алексей Русскихка – булышлык күрсәтүе өчен, малтабарларга – динебезгә битараф булмаулары өчен, “Сембер”гә – оештыру эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып чыккан өчен, мөфтияткә имамнарның төпле, хикмәтле вәгазьләре өчен, шулай ук күп санлы волонтерларга, монтажникларга, аш-су осталарына, тавыш операторларына, азык-төлек җитештерүчеләргә, транспорт белән тәэмин итүчеләргә рәхмәт! Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда да ифтарларда очрашырга насыйп әйләсен, иманыбызны ныгытсын, игелекле гамәлләр кылу ниятен көчәйтсен”,- ди Ульяновск өлкәсе ифтарын оештыру комитеты рәисе урынбасары Руслан Гайнетдинов.
Өлкә ифтарын оештыру максатында зур көч һәм тырышлык куйган “Сембер” бизнес-клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова да канәгатьлек хисе кичерә.
“Без булдырдык! Һәрвакыттагыча! Безнең хыяллар командасы 2025 ел ифтарын уңышлы үткәрде һәм тәмамлады. Мин – бәхетле!”- ди Эльмира Рамил кызы.
Сембер-Ульяновск татар-мөселманнары тарихына кереп калачак чираттагы өлкә ифтары күмәкләшеп дога кылу белән тәмамланды. Аллаһы Тәгалә дүрт меңнән артык дин кардәшебезнең кул күтәреп теләгән теләкләрен кабул кылсын.
И.ХАСИБОВ
Чыганак: emet73.ru