Буген Өлкәннәр көне! Шул уңайдан Минзәлә районының зур тарихы булган мәчетендә Бәйрәм ашы үткәрелде. Әлеге чарада барлык авылларның муллалары,абыстайлары, мәчеткә йөрүче олы яшьтәге мөселман минзәләлеләр җыелган иде. Минзәлә мәчетенең имамы Рәмзил хәзрәт Корәннән сурәләр укыды, вәгазьләр әйтте. “Иң беренче һәм төп мәсьәлә булып, дөньяда тынычлык урнашсын!”- диде. Шулай ук Минзәлә районының абыстае Роза Котдус кызы бәйрәм белән котлады һәм якшәмбе үткәрелә торган укуларга чакырды. Яңалык булып мәчеттә балалар өчен сынлы сәнгать дәресләре башланып китүе булды. Бөтендөнья татар конгрессының Минзәлә районы җирлеге оешмасының җитәкчесе Гөлназ Халиуллина бәйрәм котлавы белән татар телен үстерүдә мәчетләрнең зур әһәмиятен билгеләп утте. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Киләчәктә мәчетләребездән кеше өзелмәсен!
