Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Смәил авылында Өлкәннәр көненә багышлап кичә үткәрелде. Чара “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ярдәмендә үткәрелде.
Балаларның килүе кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кече-олысы татар халык уеннарында бик теләп катнаштылар.