XX гасырда халкыбыз өлешенә бик күп авыр сынаулар туры килде: революция, Бөтендөнья һәм гражданнар сугышы, ачлык һәм җимереклек, алар дистәләгән миллион кешенең гомерен өзде. Бу бәлаләр арасында сәяси репрессияләр аерым урын алды.
Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1974 елда Мордовиядәге лагерьларның берсендә сәяси тоткыннар Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы массакүләм ачлык игълан иттеләр. Бу датага рәсми Хәтер көне статусы 1991 елның 18 октябрендә бирелде. Әлеге тарихи дата уңаеннан Олы Кибәче китапханәсендә мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм хәтер сәгате узды. Чарага Ләйсән Кәримова җитәкчелегендәге Олы Кибәче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү түгәрәге укучылары килде. Китапханәче Гөлүсә Фатихова аларны китапханә тарихы, аның фонды белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә сәяси репрессия еллары, халык кичергән катлаулы язмышлар хакында сөйләштеләр.
Чыганак: saby-rt.ru