tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы Кибәхуҗа авылында күңелле итеп бирнә җыйдылар
Олы Кибәхуҗа авылында күңелле итеп бирнә җыйдылар

Олы Кибәхуҗа авылында күңелле итеп бирнә җыйдылар

Районыбызда Сабан туйларына әзерлек эшләре дәвам итә. Аларның иң күңеллесе – бәйрәмгә бирнә җыюдыр, мөгаен.  Олы Кибәхуҗа авылында да егетләр-кызлар авыл урамнарын әйләнде, гармунга кушылып җырлады, тирә-якка милли көйләр, җыр-моң таралды. Җырның көен дә рәтләп белмәгән кечкенә малайларның да  муеннарына сөлге асып, зур абыйларының алдыннан рәт-рәт булып тезелеп, яисә кочаклашып баруын күргәч, буыннар чылбыры өзелмәгәнлеге күренә. Күбесе гармунчы да бит әле егетләрнең!

Һәр елдагыча авылым халкы үзенең зур өлешен кертте: сөлгеләр, яулыклар, тукымалар һәм  зур  бүләкләр дә  бик күп җыелды. Милли йолабызны саклап, бүләк биргән һәрбер хуҗалыкка бик зур рәхмәт!

Яшь кызларның егетләргә чиккән кульяулыгы бирүе дә сакланган авылымда  (хәтта шәһәрдән авылга еш кайтып йөргән кунак кызларыннан да сорыйлар). Кулъяулык чыгарып биргәнчегә кадәр, “Кулъяулык чиккәннәр” дип кычкырып торалар. Булмаса – «ялкау» дип кычкыралар. Шулай булгач, чикми кара син!

– Көтеп алабыз сабан туена бирнә җыюларын. Бик күңелле бит менә авылда бүген. Ул гармун тавышлары гына ни тора. Бик матур йөриләр!- дип хисләре белән бүлеште күп еллар почта хезмәтендә булган Роза апа Мөлекова.

Авыл уртасында әзерләнгән мул өстәлдә кайнар чәй эчеп, тәмле коймаклар белән дә сыйланды яшьләр. Авылыбызның уңган апалары –  Рәмзия Заһидуллина, Наилә Мөхәммәдиева, Мөсалия Латыйпова, Резедә Асадуллиналарга бик зур рәхмәт!

Сабан туена бүләк җыю дигән матур гадәт,  милли киемнәр, сөлгеле колгалар, җигүле атлар, гармун  һәм тальян моңнары һәм егет -кызларның  көр тавышлары авылларны ташлап китмәсен иде.

Зөлфия Ибраһимова.

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*