tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы Салтык авылында «Салтык-Quiz» уены узды
Олы Салтык авылында «Салтык-Quiz» уены узды

Олы Салтык авылында «Салтык-Quiz» уены узды

9-10нчы июль көннәрендә Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында «Салтык-Quiz» уены узды. Чарада Олы Салтык авылыннан һәм шушы авылга кунакка кайтучы 31 бала катнашкан.   Квест форматындагы әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Камилә Зәйнуллина оештырды. Уенның иганәчесе дә, оештыручысы да Камилә үзе. Камиләгә Олы Салтык авылы мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә ханым да ярдәм иткән. Беренче көнне балаларның сәяхәте авылы мәктәбеннән башланып китә. Мәктәп бүгенге көндә ябык, тик аның эчендә  төбәк тарихын өйрәнү музее булдырылган.

“Музейда һәрбер бала әти-әнисенең, дәү-әти әнисенең  мәктәптәге чыгарылыш фотоларын тапты, авылдагы танылган кешеләр белән танышты. Авыл советы бинасына да кердек, Бөек Ватан сугышында һәләк булган авылдашларыбызга багышланган мемориаль такта белән дә таныштык.  Балалар үзләренең дәү әти, бабай, туганнарының исем-фамилияләрен күрделәр. Шушы мемориаль тактага кырдан чәчәк тә җыеп салдык”, – ди Камилә.

Балалар китапханәдә Рәдиф Сәгъди, Туфан Миңнуллин, Флера Сөләйманова, Хәмит Вәлиди, Фатих Халиди, Галимҗан Ибраһимов, Бакый Урманчы —  әлеге төбәктән чыккан яки шушы төбәк белән бәйле булган иҗат әһелләрен искә алалар. Мәдәният йортында шәҗәрәләр күргәзмәсе, авыл кешеләренең фотоальбомнары, белән танышалар. Сорау-җавап форматында балаларның үз исемнәренең мәгънәләре, шәҗәрәләре турында фикер алышалар. Авыл мәчетенең тарихын искә алу да читләп узмый.

Камилә һәр балага тәсбих таратып, зикер әйтәләр. Шул ук көнне кич квест уены уздыралар. Сорауларга актив җавап биргән балаларны сайлап алып, икенче өлешенә 31 дән 13 кә калдырып икенче этапка уздылар.

10 июль көнне чараның конференция өлеше уза. Конференциягә жюри рәисе итеп татар язучысы, драматург Рәдиф Сәгъди, Кама Тамагы районы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Галиханова, Олы Салтык китапханәсе директоры Миннегөл Заһидудллина, шагыйрь Ленар Дәүләтшин, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Кама Тамагы районыны җитәкчесе Ләлә Мотыйгуллина,  ирекле рәссам, үз вакытында Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин исеменәдәге театрлар актеры Рәсил Акбаш чакырулы булган.

Балалар 3 төркемгә бүленеп чыгышлар әзерләп килгәннәр. Беренче төркем —   үзләренең нәсел шәҗәрәләре, икенче төркем —Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты, өченче төркем Каюм Насыйри һәм үз җирлекләрендәге шифалы үләннәр буенча жюри алдында хисап тоткан. Шулай ук төркемнәр тәкъдим ителгән шигырьләрнең авторларын, элеккеге эш коралларын тануда да ярыша. Залдагы тамашачы — әти-әни, әби-бабайлар өчен дә кызыклы уеннар үткәрелә. Алар балларын үзләре теләгән төркемгә бирә алу хокукына ия була.

Чараның истәлеге итеп Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты тарафыннан китаплар бүләк ителә. Камилә Зәйнуллина үзе иганәче буларак җиңүче балаларга милли орнаментлы докер, галстук, яулык һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотибы белән футболкалар бүләк итә.

Шулай ук Камилә килгән кунаклар арасында “Татарлар”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналларына ярты еллыкка язылу да уйната.

Милли җанлы хезмәттәшебезнең әлеге эше яшьләребезгә үрнәк булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*