Хәзер авылларда нәсел агачлары булдырып, җиде буын бабаларын белгән гаиләләр байтак. Чөнки кызыксыну бар, теләк туган. Эзләнә халык. Әмма шәҗәрә белән ныклап мавыгып китү өчен кулъязма гарәби текстларны (метрика кенәгәләре) һәм иске рус язуын (ревизская сказка) укый белү кирәк. Монысын үзләре башкарып чыга алмаучыларга телләрне өйрәнгән фәнни хезмәткәрләр булыша ала. Соңгы елда алар Олы Шыңарда гомер итүчеләргә дә ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә, тарихи әһәмияте ягыннан гаять кыйммәтле эш башкарылды: авыл халкының шәҗәрәсе төзелде. Проект 120 нәсел агачын берләштерә. Шулай итеп, Олы Шыңар авыл шәҗәрәләре пионеры булды дип әйтергә ныклы нигез бар.
Биш гасырлы Шыңар
Әле май аенда гына Олы Шыңар мәдәният йортында авылның 500 еллыгына багышланган кичә үткәрелде. Шушы датага нигез итеп Кече Шыңарның Хәмит Тимершин бакчасында сакланып калган 1524 елгы кабер ташы язмасы алынган. Шул кичәдә шәҗәрәләрнең электрон варианты авыл халкына тантаналы шартларда тапшырыла.
“Зур бәйрәмгә әверелде ул. Иң мөһиме, тамашачы үзләренең җиде буын бабасыннан хәбәрдар икәнлеген дәлилләүче материал белән китте. Аның чишмә башына килсәк, Хәлил Хәмит улы бер кайтуында кешеләрне клубка җыеп, авыл шәҗәрәсен эшләү тәкъдиме белән чыкты. Казаннан фәнни хезмәткәрләр дә чакырылган иде. Алар халыкка барысын да җентекләп аңлаттылар. Проекттан төшеп калмасыннар өчен буш йортларның хуҗаларын да эзләп табарга кирәк диелде. Нәкъ шулай эшләнде дә. Халыктан мәгълүмат алуда Хәлил Хәмитовичның туганы Хәбир Шәйхетдинов, укытучылар Алия һәм Фәнзир Мөхетдиновлар күп йөрде. Шыңарлар, бигрәк тә яшьләр үзләренең бер-берсенә туганнар икәнлеген белмичә яшәмәсеннәр! Әнә шундый максат куелды. Һәм бүгенге гаиләләрнең кайсыдыр ки буын аша бер-берсенә бәйләнгән икәнлеге ачыкланды. Ягъни аларның ерак бабалары бер булган. Туганлыкны шәҗәрә фестивальләрендә дә сәхнәләштереп күрсәтергә тырышабыз. Без инде Ахунҗан, Җиһанша нәселләрен сәхнәгә чыгардык. Шыңар дисең, зур шәхесләре юк дисең, ә тарихка кереп китсәң, чыга алмыйсың. Шәйхетдиновлар бик яхшы проектка нигез салдылар, моны башка төбәкләр дә күтәреп алсын иде”, – дип сөйләде мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова.
Оныклар туганлашканда
Гөлсем ханымның сүзләрен раслап, туганлашуны берничә шәҗәрә мисалында күрсәтәсе килә. Олы Шыңарда 1696 елда йомышлы татарлар Солтан (Солтанка) Таганаев, 1710 елда Килмет Альметов туа. Солтанның хатынының исем-фамилиясе дә билгеле: Мөнәвәр Атнагулова (1702). Уллары Асай Солтанов (1743). Аннары нәсел түбәндәге хронология тәртибендә дәвам иткән: Рәхмәтулла Гайсин (1785) Фәхретдин Рәхмәтуллин (1820) Мөхетдин Фәхретдинов (1853) Хәйретдин Мөхетдинов (1891) Якуб Мөхетдинов (1943). Килмет Альметовның исә биш баласы булган (Рахманкол, Ядегәр, Абдрахман, Зәхифә). Нәсел агачы Абдрахман линиясе буенча төзелгән. Абдрахман (1736) Әбдерәшит Абдрахманов (1765) Әбсәләм Әбдерәшитов (1799) Баһаветдин Габдессәләмов (1818)Галәветдин Баһаветдинов (1883)Гыйльметдин Галәветдинович (1907) Рәшит Галәвин(1940). Гыйльметдин һәм Җәмилә Ахунҗан кызы гаиләсендә Рәшиттән тыш тагын 4 бала үсә. Менә шуларның уртанчысы (төпчек кыз), 1946 елгы Фәүзия Гыйльметдин кызы Якуб Мөхетдинов белән кавышып, яңа гаиләгә нигез сала. Шулай итеп, 6нчы буында Солтан һәм Килмет оныклары туганлаша. Әнә шулай кызлар кияүгә чыга, уллар өйләнә, балалар-оныклар туа. Кардәшлек мөнәсәбәтләре тагын да зурая, киңәя. Әйтик, Мәһди (1768 елгы) нәселеннән булган Алия Нәбиуллина белән тормыш корган Фәнзир Якуб улының исеме Олы Шыңар шәҗәрәсендә 6 җирдә язылган. Кызыксынмаслык та түгел! Шуңа да Фәнзир Мөхетдинов (фотода) борынгы бабаларын барлауга җиң сызганып алынган.
“Бер елны (2012 елда Ахунжан оныклары җыелышып очрашу үткәрде, 2022 елда шәҗәрә конкурсы ) мәдәният хезмәткәрләре белән Ахунҗан Әхмәтҗан улы нәселенә багышлап сабантуй үткәргәндә күп кешенең шәҗәрәсен барладык һәм исемлекне халык игътибарына тәкъдим иттек. Кызыксынучылар күп табылды. Ахунҗан бабай – Фәнзирнең әнисе ягыннан ерак бабасы. Ягъни аның әбисе Җәмилә Ахунҗан кызы була. Гыйльметдингә кияүгә чыккач, фамилиясе Галәвинага үзгәрә. Ахунҗан Сабантуенда чыгыш ясарга диелгәч, Фәнзир Шыңар тарихын язган Айдар абый Гарипов аша Казан архивы фәнни хезмәткәрләре белән элемтәгә керде. Шулай итеп, алар булышлыгында Ахунҗан бабайның тагын 6 ерак бабасы барланды. Алар Абдрахман (1716), Йосыф (1675), Илморза (1630), Яхшы (1605/1610) булып чыкты. Шәҗәрә белән әнисе ягыннан Ахунжан нәселенә барып тоташкан Илһам Мөхәммәтов (Татарстанның атказанган артисты) тормыш иптәше Зөлфия ханым белән Ахунҗан нәселенең шәҗәрәсен төзетте. Буыннар чылбырын төзегәндә җыелган исемлекләр кулланылды һәм Фәнзирнекенә нигезләнеп үзенекен дә эшләде. Шуннан соң ярты авыл купты. Үзебезнең нәселне барлаганнан соң, моның зур эш икәнлеген аңлап, Фәнзир белән Олы Шыңардагы һәр йортның схемасын төзедек. Күңел белән читтә яшәүчеләрне дә барлап чыктык. Башка төбәкләрдәге авылдашлар белән элемтәгә керде. Моны безгә беркем дә кушмады, мәҗбүр итмәде. Шактый күп мәгълүматлар, шәхси документлар белән эшләдек. “Ядкяр” Генеология үзәге” коммерциягә нигезләнмәгән автоном тарихи-шәҗәрә тикшеренү оешмасы хезмәткәрләре төп мәгълүматларны тутырдылар һәм авыл шәҗәрәсен төзеделәр. Анда шәхси документларын бирмәгән берничә гаилә генә керми калды. Соңыннан гаилә шәҗәрәләрен барысына электрон почта аша җибәрдек. Рәхмәт сүзләре беренче чиратта Хәлил Хәмит улына әйтелде. Ул эшне башлар алдыннан: “Шәҗәрә төзисе урынга урамга чишмәгә кадәр таш юл салдырып була. Ләкин таш 20 елдан юкка чыга. Ә шәҗәрә, аның әһәмиятен аңлаган кешегә, гомерлек”, – дигән иде. Чыннан да, бу изге гамәлдән киләчәк буыннар өчен сакланырлык зур мирас, тарихи ядкарь барлыкка килде”, – дип сөйләде Алия ханым.
Статистика ни сөйли?
Олы Шыңар шәҗәрәсе үз эченә 43 нәселне ала. Тарихи-статистик фактлардан күренгәнчә, 1762 елда авылда 100 гаилә яшәгән. Ирләр уртача – 27, хатын-кызлар 22 яшьтә никахлашкан. Аерылышуларның иң киң таралган сәбәбе – үзара мәхәббәт юклыгы. Уртача гомер озынлыгы – 35 яшь. Шуңа да карамастан, 1834 елда гаиләләр саны 154кә, 1858 елда 203кә җиткән. Халык 1716 елда ясаклы татар булып саналса, 1762 елда йомышлы сословиесенә күчерелгән. “Ревизская сказка” кенәгәләрендә исемнәр дә мулла кушканча булмаска мөмкин.
“Җан исәбен рус милләтендәгеләр алган. Әйтик, минем ерак бабай шәҗәрәгә Яхшы дип язылган. Фактта аның исеме алай булмаган бит инде. Күрәсең, ул җан исәбен алучыларга булышкан, әйбәт кеше образы тудырган һәм документка “Яхшы” булып кереп киткән. Шулай ук Илмурзаның 1699 елгы улына “Балтайка” исеме күп сөйләшеп йөргәнгә бирелгән булырга мөмкин. Шәхсән үземнең әнинең әтисе ягыннан Гыйльметдин бабай нәселен беләсем килгән иде. Ул үзе сугышта солдатларга телогрейкалар, бияләйләр тегеп йөргән. Фронттан исән кайтты. Безне кечкенә чакта ул тегеп киендерде. Аның әтисе Галәветдиннән соң бишенче буын бабасы Килмет Альметов икәнлеге ачыкланды”, – дип төгәллек кертте Фәнзир Мөхетдинов.
Үз нәселенең соңгы могиканы
Олы Шыңар авылы шәҗәрәсе балалар күбрәк үскән гаиләләрнең нәсел агачы күптармаклы булуын дәлилли. Әмма язмыш дигәнең кайчак барысын да үзгәртә. Әйтик, 1886 елгы Җамалетдин Җәләлетдин улы белән Сәрбиҗамал Хисмәт кызы гаиләсендә 9 бала дөньяга килә. Шуларның берсе – 97 яшьлек Нурлыхода әби бүген дә исән-сау. Әмма туганнары күбесе 4-6 яшьтә үлә, абыйсы разведчик Кыяметдин Ватан сугышында һәлак була. Хәзерге вакытта Мөлек нәселенең соңгы могиканы япа-ялгыз, газ белән җылытылмаган йортта яши.
“Ичмасам, бер генә туганым калса да, ярар иде. Бөтен авырлыкларын миңа калдырып үлеп беттеләр. Күршем Илнур исән булса мин ялгыз түгел, бишектәге бала идем. Кисәк кенә ул да китеп барды. Үз балам шикелле иде”, – дип уфтана Нурлыхода әби.
Хәзер ул кышка ягарга утынсыз калудан курка. Күпне күргән. Сукырайган әтисен 10 ел тәрбияләгән. Сугыш вакытында кечкенә арба белән тартып Арча хастаханәсенә дә алып барган. Ни аяныч, әтисенең күзенә операция ясарга тиеш профессор үзе үлеп киткән.
“Бу апа медпунктта 40 ел санитарка булып эшләде. Мичкә ягып, җыештырып кына калмыйча, көннәр буе фельдшерга булышты, кайчак аның вазифасын да башкарды. Чүриледән аркасына биштәр асып, җәяүләп дарулар да ташыды. Күпләрнең кендек әбисе дә ул. Шыңарда аның кулына төшкән балалар сау үсеп, борынгы бабаларының нәселен дәвам итте. Үзенең генә буыннар чылбыры киселде. Аның ерак бабасы Мөлек Салихов 1776 елгы. Улы Шәмсетдин 1918 елда, оныгы Җәләлетдин 1850 елда туган. Ул Нурлыхода әбинең бабасы була инде. Мөлек нәселенең соңгы могиканы хәзер йөзгә җитеп килә. Балалары юк, социаль хезмәткәр тәрбиясендә яши”, – диде Олы Шыңар инвалидлар оешмасы рәисе Рафаэль абый Әхмәтов гасыр кешесе турында.
Рафаэль Әхмәт улы үзе 1712 елгы Атайка Сабаев нәселеннән. Бабасы Хәйбулла эре сөякле, бик көчле кеше булган. Хатыны Хәбибҗамал Таһир кызы 10 бала тапкан. Әмма кайберсе 5-6 көн генә яшәгән.
“Әтием 1896 елда туган озын гомерле булып 73 ел гомер итте. Ул 17 ел фронтта булган. Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Фронтта бер аксакаллы карт немецны күреп, их, мин дә шулай озак яшәсәм иде дигән. Ходай теләген кабул итте. Инде үзем дә әти яшен уздым. Әле үлем турында уйлау юк. Ничек итеп дөнья көтәргә, ничек яшәргә – шул хакта план корган көн”, – ди Гөлнур Фәйзрахман кызы белән 3 кыз, 3 ул үстергән Рафаэль абый.
Күп балалы йортларда нәсел агачы корымый. Шагыйрь әйтмешли, мәгънә нидә – нәсел-нәсәп сакланмаса, тамырларны танучылар каян килсен, саныбызны санарлык та сан калмаса?
Чыганак: saby-rt.ru