Татар халкының борынгы заманнардан килә торган үзенә генә хас гореф – гадәтләре бар. Шуларның берсе – май канаты ясау йоласы.
– Олы Яке мәдәният йортында каз каурыеннан май канаты ясау буенча мастер -класс булып узды. Яшь буын үз халкынын гореф – гадәтләрен белергә һәм истә тотарга тиеш. Сер тугел, хәзер шәһәрдә генә түгел, ә авылларда да күпләп синтетик кисточкалар куллана башладылар. Ләкин каз канатыннан ясалган май канатына җитәме сон? Үзе йомшак, ризыкларның ябыштырылган, бөкләнгән урыннарына да керә ала торган уңайлы ул һәм әлбәттә экологик яктан чиста. Дуслар! Әгәр дә сезгә май канатлары кирәк икән, безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Уңган – булган Яке авылы кызлары сезгә тиз арада эшләп тә бирәчәк, – дип яза Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Чыганак: yashel-uzan.ru