tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы йөрәкле кеше
Олы йөрәкле кеше

Олы йөрәкле кеше

Мәскәүдә “Олы йөрәкле кеше” – “Человек с большим сердцем” Бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасы узды.

Әлеге социомәдәни чарада илебезнең җитмеш төбәгеннән 800дән артык кеше катнашкан. Анда Чардаклы районы Үрән авылы мәдәният йорты директоры Наилә Забихуллова да чакырулы иде. Ул “Йөрәк җылысы” – “Зажигай сердце” номинациясендә шушы премия белән бүләкләнде.

Наилә Борхан кызы әлеге мәртәбәле һәм дәрәҗәле бүләккә мәдәнияттәге казанышлары, игелекле эшләре – СВО зонасында хезмәт итүче сугышчыларга гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашуы өчен лаек булды.

“Өмет” газетасы редакциясе белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торучы Наилә ханымны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*