tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олылар айлыгы дәвам итә
Олылар айлыгы дәвам итә

Олылар айлыгы дәвам итә

19 октябрьдә Ләмберә районы Черемиш авыл клубы бинасында өлкән буынны хөрмәтләделәр.

Чарада катнашучыларның күбесе СВОдагы солдатларыбызга ятьмә бәйли.

Сәхнәгә котлау сүзләре белән Черемиш төп мәктәбе укучылары, авылның алтын тавышы булган Мордовиябезнең атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Казакова чыккан. Ә бәйрәмне Солдатова Лариса белән Ерзина Наилә матур алып барганнар.

Концерттан соң кунакларга тәм-томлы чәй тәкъдим иткәннәр. Бик күңелле кичә олыларның хәтерендә озак сакланачак.

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*