tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өмет» газетасы сәхифәләреннән
«Өмет» газетасы сәхифәләреннән

«Өмет» газетасы сәхифәләреннән

Татар рухы

Р.В.Шәйдуллин

(Басманың 35 еллыгына багышлана)

1990 елның 1 гыйнварында газетаның баш мөхәррире итеп Галимҗан Насыйров билгеләнә. Дөрес, ул бу вазифада ике ай чамасы гына (28 февральгә кадәр) эшли, ә аннары эстафетаны Казан дәүләт университетын тәмамлаган белгечкә – Исхак Хәлимовка тапшыра. Исхак Хәлимов баш мөхәррир вазифаларын бүгенге көнгә кадәр бик уңышлы башкарып килә.

Ышаныч белдереп, шәкертен бу җаваплы вазыйфага хәер-фатиха биреп озаткан остазын искә алсак, Исхак Хәлимовка бәхет елмайган дип әйтергә кирәк. Аның һәм бик күпләрнең остазы– Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов – Казан дәүләт университеты журналистика бүлегенең беренче җитәкчеләренең һәм татар журналистика мәгарифенең барлыкка килү һәм үсеш чорын символлаштыручыларның берсе. Идел-Урал буе массакүләм мәгълүмат чаралары өчен журналистлар – һәм җитәкчеләр дип тә әйтергә кирәк, чөнки алар башлыча шул журналистлар арасыннан үсеп чыга – аның җитәкчелегендә әзерләнә. Үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында да, бигрәк тә телевидение өлкәсендә, Казан университетын тәмамлаган белгечләр шактый. Флорид Имамәхмәт улы фәнгә үз исемен язып калдыру өчен түгел, ә күбрәк студентлар һәм үзе җитәкләгән бүлек (соңрак факультет) өчен эшләгән галим иде. Эстафетаны Ф.Әгъзамовтан алып калган декан, шулай ук аның шәкерте Васил Гарифуллин (журналист, филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире) аны шундый сүзләр белән искә ала: «Ул безнең укуыбызны кайгырту белән бергә, тулай торакка килеп, безнең ничек яшәвебезне, проблемаларыбыз бармы-юкмы икәнен сораша һәм һәркемнең иҗади эшчәнлеге белән кызыксына иде. Уку йортын тәмамлаганда ул безгә нинди юлга басарга кирәклеге турында киңәшләр дә бирде».

Студент Исхак Хәлимов та Флорид Әгъзамовның киңәше белән диплом эшен татар телендә уңышлы яклаганнан соң, туган ягына – Ульяновск өлкәсенә журналист итеп юллана, анда ул, әйтелгәнчә, «Өмет» газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнә. Исхак Хәлимовка үз планнарын үзгәртергә туры килә: диплом эшен татарча язып яклау һәм үсеше алгарышлы булмаган төбәккә эшкә җибәрелү мәгънәсендә генә түгел, бәлки, Ульяновск татарларының этномәдәни һәм иҗтимагый-сәяси тормышында үзгәрешләр башланган катлаулы заманнарда шул үзгәрешләрнең башында торырга һәм аларны чагылдырып барырга тиешле газетаны җитәкләү, тормышта үз урынын эзләү мәгънәсендә дә. Белүемчә, университетта укыган биш ел эчендә күбесенчә рус телендә язган, диплом эшен рус телендә әзерләү, рус газетасы редакциясендә эшләү хыялы белән яшәгән егеткә ниятләрен үзгәртергә һәм татар газетасы баш мөхәррире вазифаларын җилкәсенә алырга туры килә. Университетны тәмамлаганнан соң аның нинди кыен хәлгә эләгүен мәктәптә татар теленнән төпле белем алудан мәхрүм калган, туган тел буенча дәресләр этномәдәни компонент (татар әдәбияты һәм туган тел) рәвешендә генә укытыла торган мәктәптә укып чыкканнар яхшырак аңлар. Кыска гына вакыт эчендә аңа татар әдәби теле өлкәсендә белемнәрен үстерү чарасын күрергә, милли-мәдәни дөньяга баштанаяк чумарга һәм бу өлкәдә фикер сөрешен киңәйтергә туры килә. Һәм ул моңа ирешә. Монда, әлбәттә, мәктәптә һәм университетта яхшы уку гына түгел, ә хезмәт сөючәнлек, табигатьтән бирелгән журналистлык таланты һәм оештыру сәләте дә чагылыш тапкан дип уйларга кирәк.

Васил Гарифуллин истәлекләренә әйләнеп кайтыйк: «Мин университетны тәмамлагач, аның янына (Ф.И.Әгъзамовка – Р.Ш.) килеп: «Рөхсәт итсәгез, аспирантурада калырга теләр идем», – дигәнемне хәтерлим. Ул катгый рәвештә: «Юк, калмыйсың. Журналистларны иҗатка өйрәтү өчен үзеңә зур тормыш тәҗрибәсе узарга кирәк. Мин синең кайда эшләячәгең турында сөйләштем инде. Телевидение һәм радиотапшырулар буенча Дәүләт комитетында көтәләр сине. Анда өч ел эшлисең һәм тупланган тәҗрибә белән безгә кире кайтасың». Мөгаен, Исхак Хәлимов та Ульяновскига шундый килешү буенча, журналистлык эшендә тәҗрибә туплау өчен юллангандыр.

Исхак Хәлимов менә 35 ел инде «Өмет» газетасының баш мөхәррире буларак Ульяновск өлкәсе татарларына хезмәт итә. Иҗат коллективын булдыру, аның әгъзаларыннан менә дигән журналистлар әзерләү, билгеле, газетаның баш мөхәррриренең эшчәнлеге белән бәйле. Аның чын журналистлар булдыруга күп көч куйганын газетаны укучылар бик яхшы сизәләр. Баш мөхәррир hәр әдәби хезмәткәрне дөрес сайлап алып, аның урынын сәләте һәм омтылышларыннан чыгып билгели белә. Дөрестән дә, газета чыгару катлаулы процесс. Редакциядә эшләүче hәр хезмәткәргә берничә hөнәр үзләштереп, еш кына берничә вазыйфа башкарырга туры килә. Бүген коллективта алты-җиде кеше эшли, алар дөньядагы, илдәге һәм төбәктәге хәлләрдән һәрвакыт яхшы хәбәрдар, интервью да ала, очрашулар да уздыра, язмасын да өлгертә, фотога да төшерә, яңа темалар, рубрикалар тәкъдим итә, сәхифәләр ача, бик күп операцияләрне компьютерда үзләре башкара.

Хәзерге вакытта «Өмет» газетасы атнага бер тапкыр 12 биттә һәм айга бер тапкыр 16 биттә чыга. 2012 елдан башлап, айга бер тапкыр «Без бергә» кушымтасы чыгып килә. Әлеге кушымтаны Татарстан Республикасының «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куя, ә «Шәһри Казан» газетасы аны «Өмет»кә әзерләп бирә. Кушымтада Татарстан, милли тормыш яңалыклары, татар халкының күренекле шәхесләре, дәүләт эшлеклеләре белән әңгәмәләр урын ала. 2025 елның 25 апреленә «Өмет» газетасының 1841 саны дөнья күрә.

Россиянең өлкә татар газеталары арасында хәзеге вакытта «Өмет» тираж күрсәткече буенча беренче урынны били – газетаның тиражы 2008 елда – 6 мең, 2012 елда – 7,1 мең, 2023 елда – 4,6 мең, 2025 ел башында 4 меңнән артык данә тәшкил итә. Газетаны халык ярата, аңа язылалар. Әлбәттә, бу казанышта «Өмет»нең баш мөхәррире һәм хезмәткәрләренең роле әйтеп бетергесез зур. Төрле авырлыкларга һәм ыгы-зыгыларга карамастан, редакция коллективы җитәкчесе Исхак Хәлимов үзе җитәкләгән басманың милли-мәдәни кыйбласын дөрес билгеләп, алдан юл ярып бара. Баш мөхәррирнең дипломат булуы, халык белән дә, хөкүмәт белән дә, хезмәткәрләр белән дә уртак тел табып эшләве аркылы газета зур казанышларга иреште. «Өмет»нең 35 еллык тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Президиумы әгъзасы, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты рәисе, җәмәгать эшлеклесе, журналист Рәмис Сафин әлеге басма турында горурланып шундый сүзләр әйтте: «Бүген төбәкләрдә газеталар күп чыга. Яшерен-батырын түгел, төрле хәлдәгеләре бар. Тик без, биредәгеләр, беркайчан да түбәтәебезне салып, акча җыеп йөрмәдек. Хөкүмәт ярдәмендә булдык. Губернаторларыбыз һәрвакыт ярдәм итте. Милли газеталарны, милли телевидениене алып баруда булышлыкларын һәрдаим тоеп тордык». Шул ук вакытта ул газетаны түбәндәгечә характерлады: «Чынлап та, «Өмет» яратып укый торган басма. Анда бөтен темага да язмалар бар. Җирле яңалыкларны да җиткерә ул, гаилә-мәхәббәт мәсьәләләре дә күтәрелә анда, шигърият һәм котлаулар да чыга, мәзәкләр дә басыла. Теләсә кайсы яшьтәге укучыга барып җитә торган газета бу. Соңгы вакытта уртак проектыбызны – балалар сәхифәсен яңарттык. Балаларга матур язмалар, конкурслар ошап китте».

Төрле елларда нәшер ителгән саннарга ясалган контент-анализ газетаның шактый киң тематик рубрикациясе булуын күрсәтә. Басма дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында иҗтимагый-сәяси мәгълүматны, татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен үз эченә ала. Шул ук вакытта газетада күп еллар дәвамында әйдәп баручы темаларның берсен татар халкын Ульяновск өлкәсендә яшәүче барлык милләтләр һәм конфессияләр вәкилләре белән үзара аңлашу һәм дуслык рухында тәрбияләү тора. Соңгы вакытта күпмилләтле Ульяновск төбәге өчен актуаль булган милли һәм дини экстремизмны кисәтү темасына аерым игътибар бирелә башлады. Үткәрелгән контент-анализдан шулай ук тагын бер нәтиҗә ясау мөмкин: газета каләм ияләре өчен иң мөһимен күз уңында тота – аларның иҗат җимешләрен халыкка җиткерергә тырыша. «Өмет» хезмәткәрләре һәр авторны үз итәләр, аларга канат куярга һәм һәркайсын дөньяга танытырга омтылалар.

«Өмет»нең төп рубрикалары арасында иң мөһимнәре: «Яңалыклар баганасы» – укучылар тарафыннан иң элек укыла торган, иң популяр сәхифә – илдә һәм төбәктә барган вакыйгалар белән таныштыра; «Ачык трибуна»да танылган сәясәтчеләр, икътисадчылар, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутатлары, өлкә хөкүмәте вәкилләре, милли һәм дини берләшмә лидерлары белән әңгәмәләр урнаштырыла; «Татар авыллары: үткәне һәм хәзергесе» сәхифәсе туган якны өйрәнүчеләрнең, авылларда яшәүче тарихыбызга битараф булмаган шәхесләрнең үз авылларының тарихы һәм күренекле кешеләре (сугыш һәм хезмәт ветераннары, иң яхшы гаиләләр, галимнәр, дин әһелләре һ.б) турындагы материалларын үз эченә ала; «Милләт язмышы– мәктәптә» сәхифәсендә Ульяновск өлкәсе татар авыллары мәктәпләренең уңышлары һәм проблемалары, шулай ук шәһәр мәктәпләрендә татар этномәдәни компонентын үстерү, татар балалары өчен туган тел, дин дәресләре түгәрәкләре һәм төрле өстәмә факультативлар ачу мәсьәләләре күтәрелә; «Милли проектлар» сәхифәсендә «Мәгариф» өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар алган укытучылар һәм гомуми белем бирү мәктәпләре, «Агросәнәгать комплексын үстерү» өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме күрсәтелү мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр урын ала; «Дин һәм җәмгыять» сәхифәсендә Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте эшчәнлекләре, абруйлы дин әһелләре, җирле мөселманнарның үткәндәге һәм хәзерге көннәрдәге тормыш үзенчәлекләре, дини бәйрәмнәр, йолалар һәм дини хасиятләребезгә караган башка бик күп мәсьәләләр турында материаллар бастырыла. Шулай ук «Татар халкы тарихы битләре», «Күренекле якташларыбыз», «Гаилә – тормыш чишмәсе», «Мин – яшь», «Балалар бите», «Әдәби бит» сәхифәләре дә бик популяр. Газетада басылган язмалар, бигрәк тә тарихи сәхифәләр төбәк тарихы белән кызыксынучылар санын елдан-ел арттыра бара. Укучылар газетада урын алган язмалар үрнәгендә, андагы киңәшләрдән файдаланып нәсел агачларын – шәҗәрәләрен төзиләр, буыннар бәйләнешен, үзләренең ерак тамырларын барлыйлар, әби-бабалары яшәгән төбәкләр, авыллар тарихын өйрәнергә керешәләр һәм бу турыда язмалар юллыйлар.

Исхак Хәлимов санавы буенча, 35 ел эчендә редакциянең компьютер базасында җирле авторларның 130дан артык җыентыгы әзерләнгән. Шулай ук «Сембер язлары» альманахының сигез томы әзерләнеп, нәшриятка тапшырылган. Газета ярдәмендә һәвәскәр һәм профессиональ авторларның төрле әдәби, шигъри һәм тарихи җыентыклары дөнья күргән.

әвамы бар).

“Туган җир” журналы.

Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә “Өмет” газетының 18 яшьлегенә багышланган тантаналы кичәдә катнашучылар, 2008 ел

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*