tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өмет» газетасы сәхифәләреннән (Басманың 35 еллыгына багышлана)
«Өмет» газетасы сәхифәләреннән (Басманың 35 еллыгына багышлана)

«Өмет» газетасы сәхифәләреннән (Басманың 35 еллыгына багышлана)

Автор турында

Шәйдуллин Рафаил Вәли улы. 1960 елның 30 мартында Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Лабит авылында туган. Тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеТатар энциклопедиясе һәм тәбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире.

Татар рухы

Р.В.Шәйдуллин

Россиянең башка халыклары белән берлектә татарлар, административ-территориаль берәмлектә генә түгел, ә мәгариф, мәдәният, фән һәм массакүләм мәгълүмат чаралары системасы ярдәмендә формалашкан һәм яшәп килгән бердәм мәгълүмати-мәдәни киңлектә дә милли үзенчәлекләрен саклыйлар. Татар милләте үсешендә вакытлы матбугатның аерым роле татарларның төбәкләргә һәм башка илләргә таралып урнашуы белән аңлатыла. Аерым алганда, XX гасырның 90 нчы елларында һәм хәзерге вакытта татарларның этномәдәни яңарыш һәм үсеш процесслары милли вакытлы матбугатның динамик эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнгән.

Бүгенге шартларда татар газеталарының төп максат һәм бурычлары – иҗтимагый һәм гражданлык татулыгы үзәгенә әверелү, татар халкында хәзерге цивилизацияле җәмгыять өчен ярашлы культура дәрәҗәсе формалаштыруга ярдәм итү. Шул ук вакытта вакытлы матбугат басмалары «дүртенче хакимият» структураларында эшләүчеләрнең югары әхлакый җаваплылыгына ирешергә, мәгълүмат «трансляторы» булырга, теге яки бу мәсьәлә буенча үз фикерен белдерергә һәм аны нигезләргә дә тиеш. Соңгысы милләтара мөнәсәбәтләрнең заман чынбарлыгында формалашып килүче яңа мәдәни халәтеннән чыгып, милли сәясәттә дөрес акцентлар урнаштыруда аеруча зур әһәмияткә ия. Бу таләпнең үтәлешен һәрдаим күз уңында тоту – татар матбугатының бурычы.

Хәзерге татар газеталарының халык тормышында роле бәяләп бетергесез, алар әдәби телне саклау, асыл милли үзенчәлекне тапшыру вазифасын үтәү белән беррәттән, татар халкын башка халыкларның мәдәниятләре белән үзара бәйләнешкә тарта, аларның якынаюына ярдәм итә. Шул ук вакытта алар Россия Евразиясенең гаять зур территориясендә таралып яшәүче халкыбызның төрле этник бергәлекләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүдә мөһим роль уйныйлар.

Быел – 2025 елда, татар вакытлы матбугаты барлыкка килүгә 120 ел тулды. 1905 елның 19 маенда Санкт-Петербургта татар телендә беренче рәсми атналык газета бастыруга рөхсәт бирелә һәм газета 1905 елның сентябрендә Санкт-Петербургта «Нур» исеме белән дөнья күрә. Аның нигезләүчесе, мөхәррире һәм нашире күренекле мәгърифәтче, Россия дин эшлеклесе Гатаулла (Атаулла) Баязитов була. Россия рәсми даирәләрендә абруе булуга карамастан (1871 елда Санкт-Петербургка чакырып алына, 2 нче мәхәлләне җитәкли, соңрак хәрби ахун вазифасына билгеләнә; бер үк вакытта Россия Тышкы эшләр министрлыгы Азия департаментының Көнчыгыш телләр бүлегендә тәрҗемәче һәм төрки телләр укытучысы була, башкаладагы төрле уку йортларында Ислам дине нигезләрен укыта), газета чыгарырга рөхсәт алуга ул бик зур авырлык белән генә ирешә. Аңа татар телендә газета чыгару мәсьәләсе буенча Россия империясенең төрле хөкүмәт органнары кабинетларында утырган чиновниклар алдында дистә ярым еллар дәвамында бик күп тапкыр баш ияргә туры килә. Беренче мәртәбә 1891 елның ноябрендә ул Санкт-Петербургта рус һәм татар телләрендә «Һәфтә» («Атна») газетасын чыгаруга рөхсәт сорап гариза яза. Ләкин мәгърифәтченең үтенече, рәсми органнарның гаризага карата язылган резолюциясендә күрсәтелгән түбәндәге сәбәпләр: рус-татар газетасына зур ихтыяҗ булмау; рус телендә нәшер ителгән «Туркестанские ведомости» (Ташкент шәһәре) һәм «Акмолинские областныеведомости» (Омск шәһәре) рәсми газеталарының сарт (үзбәк – «Туркестон вилоятиниң газети») һәм кыргыз (казах – «Дала уелатының газети») телләрендәге кушымталары булуга нигезләнеп, кире кагыла. Бу газеталарда патша даирәсе тормышыннан алынган кыскача мәгълүматлардан, Төркестан генерал-губернаторының җирле халыкка кагылышлы боерыклары һәм боерыкларының тәрҗемә ителүе турындагы хәбәрләрдән, югары администрациянең яңа боерыкларыннан, Россия сәүдәсе һәм сәнәгатенең торышына багышланган мәгълүматлардан тыш, тарихи һәм этнографик эчтәлектәге мәкаләләр, шулай ук әлеге төбәк халыкларына хас кайбер гадәтләрнең (мәсәлән, җирле наркотиклар куллану) зарарын, табигать күренешләрен (ай тотылу, җир тетрәүләр) фәнни яктан аңлаткан, төбәктәге кайбер үзенчәлекле вакыйгаларга кыскача тасвирлама биргән, гаҗәеп ачышлар һәм уйлап табулар, фән, сәнгать һәм әдәбият, сәнәгать һәм һөнәрчелек өлкәсендәге яңалыклар, алгарышлар турындагы язмалар басыла.

Шуннан соң, ният иткән газетасының программасын әлеге басмалар юнәлешендә беркадәр үзгәртеп, Г.Баязитов татар телендә газета чыгару турында дәүләт структураларына яңа гариза юллый. Бу үтенеченә ул гомумән җавап алмый. 1893 елда ул берничә тапкыр «Чишмә» гаилә газетасын чыгару өчен рөхсәт алырга омтылыш ясап карый. Болары да патша хакимияте тарафыннан җавапсыз калдырыла. Ниһаять, 1895 елда «Hyp» исемендәге газета чыгарырга рөхсәт алуга ирешелә. Бу юлы газета чыгару идеясе югары дәрәҗәле түрәләр, аерым алганда, дәүләт секретаре В.К.Плеве тарафыннан хуплана; Казаннан махсус депутатлар килә, ләкин Санкт-Петербург цензура комитетының Көнчыгыш цензоры В.Д.Смирнов Г.Баязитов башлангычына кабат аяк чала. Ниһаять, 1905 елның 2 сентябрендә, бары тик буржуаз-демократик революция шаукымы дулкынында, Россиядә татар телендәге беренче матбугат басмасы дөнья күрә. Аны чыгаруга рөхсәт биргән документны, татар телендә нинди дә булса матбугат басмасының дөнья күрүен еллар дәвамында максатчан рәвештә тыя килгән В.Д.Смирнов үзе имзаларга мәҗбүр була. Ә шулай да, чынлыкта, беренче татар газетасы үзенә гасыр катламы аша юл яра: татар зыялылары туган телләрендә вакытлы басма нәшер итү өчен 1808 елдан бирле көрәшә, патша хөкүмәте белән үзара тартыш йөз елга якын дәвам итә.

Санкт-Петербургта «Hyp» газетасының балкып чыгуы Россиянең барлык мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан зур өмет белән каршы алына. Газета 1905–1914 елларда нәшер ителә. 1910 елга тиражы 2,5 мең данә тәшкил итә. Анда Петербург һәм губерна татар җәмгыятенең рухи, эшлекле һәм иҗтимагый тормышы мәсьәләләре яктыртыла, Россиядә һәм чит илләрдә мөселманнарның тормышына һәм эшчәнлегенә күзәтү бирелә, Россия мөселманнары тормышының төрле өлкәләренә кагылышлы рәсми дәүләт актлары һәм канун күрсәтмәләре басыла. «Нур» басмасы татарларның вакытлы матбугат эшен үстерүенә зур этәргеч бирә. 1906 елның октябрендә Казанда «Казан мөхбире» газетасы чыга башлый, аның программасында татар мәнфәгатен, халыкның тигезлеккә һәм иреккә (дин, сүз, шәхес иреге һ.б.) омтылышын яклау алга куела. Татар телендә бер-бер артлы «Йолдыз», «Вакыт», «Идел», «Фикер», «Ил», «Тормыш», «Урал», «Азат», «Таң йолдызы», «Бәянелхак», «Әл-Ислах» һәм башка матбагалар дөнья күрә.

19 май – татар профессиональ журналистикасы тарихында башлангыч нокта. 1998 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 19 майда Татарстан Республикасының матбугат көнен бәйрәм итү турында карар кабул итә. Татарстан Республикасы Матбугаты көне уңаеннан бу көнне, гадәттәгечә, журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» республика конкурсына йомгак ясала һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә.

Бүген, массакүләм мәгълүмат чараларының бик күп төрләре гамәлдә булуга карамастан, милли газеталар Россия халыклары милли-мәдәни тормышында зур урын били. Алар арасында Ульяновск өлкәсе татарлары өчен нәшер ителүче «Өмет» газетасы да бар. 2024 елның декабрендә газета 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Әлеге вакытлы басма Россия төбәкләрендә демократия җилләре исә башлагач, Октябрь революциясеннән соң төрлесе төрле елларда ачылып, Татарстаннан читтә чыгып килгән һәм илле-алтмыш еллар чамасы тукталып торган татар басмалары арасында беренчеләрдән булып чыга башлый, аның тәүге саны 1989 елның 30 декабрендә дөнья күрә. «Өмет» артыннан Россиянең татарлар күпләп яшәгән башка өлкәләрендә дә бер-бер артлы унга якын газета, шулар арасыннан Самарада – «Бердәмлек», Киров өлкәсендә (Малмыж шәһәре) – «Дуслык», Оренбургта – «Яңа вакыт», Төмәндә – «Ак калфак», «Яңарыш» һәм башка газеталар нәшер ителә башлый. 1990 елларда Татарстан Республикасында татар телендә 74 газета һәм 24 журнал (шулардан дәүләт газеталары– 52, журналлар – 19) чыга.

Совет илендәге үзгәртеп кору җилләре вакытында барлыкка килгән иҗтимагый-сәяси шартларда, шуңа да карамастан зур авырлыклар белән ачылган «Өмет» газетасына тернәкләнеп китү бик җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бу басма милли энтузиастлар ярдәмендә чыгарыла һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Казан һәм Ульяновск милләтпәрвәрләре газетага идея-тематик юнәлеш сайларга, аның үз йөзен булдырырга ярдәм итәләр. Ул, әлбәттә, Ульяновск өлкәсендә 1930 еллардан бирле нәшер ителеп килгән Иске Кулаткы район газетасы «Күмәк көч»тән аерылып торырга тиеш була. Төп максаты татар телен, халкыбызның үзенчәлекле бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү контекстында Ульяновск татарларын берләштерү дип билгеләнгән яңа газета алдына зур бурычлар куела. Җирле татар җәмәгатьчелеген милли-мәдәни яктан агарту, укучы яшьләрне татар халкының үткәне һәм хәзерге тормышыннан алынган төрле тарихи-мәдәни материаллар белән мәгълүмати тәэмин итү юлы белән милли-патриотик рухта тәрбияләү иң мөһим бурычларыннан берсе итеп билгеләнә. Бер үк вакытта газета җитәкчелегенә редакция коллективын формалаштыру, басманың төп рубрикаларын булдыру һәм бизәлеш-дизайнны кайгырту, тираж туплау, типография эшчәнлеген көйләү, газетаны тарату һәм башка бик күп мөһим мәсьәләләр белән берьюлы шөгыльләнергә туры килә.

әвамы бар).

“Туган җир” журналы.

Ульяновскиның Халыклар дуслыгы йортында “Өмет” газетасының 15 яшьлегенә багышланган тантаналы кичәдә катнашучылар, 2004 ел

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*