tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өмет» газетасы: Телебезне һәм мәдәниятебезне дин аша гына саклап кала алабыз
Фото: "Өмет" газетасы
Фото: "Өмет" газетасы

«Өмет» газетасы: Телебезне һәм мәдәниятебезне дин аша гына саклап кала алабыз

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Ульяновск делегациясенең Казанга Бөтенроссия татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» дип исемләнгән чираттагы 15 нче форумына сәфәре турында «Телебезне һәм мәдәниятебезне дин аша гына саклап кала алабыз» дигән язма чыкты.

«Мәркәзебез Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» дип исемләнгән чираттагы 15 нче форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге форумда Ульяновск өлкәсе делегациясе дә катнашты.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелек иткән делегация составында форумга мөхтәсибләр, имам-хатыйблар һәм мөгаллимәләр – барлыгы 47 кеше барды.

Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин Бөтенроссия форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны, форумны оештыручыларны һәм мәртәбәле җыелышта катнашучыларны төбәктә яшәүче 150 меңнән артык мөселман кардәшебез исеменнән сәламләде. Аннары соңгы елларда Ульяновск җирендә традицион Исламны җәелдерү юнәлешендә башкарылган эшләргә һәм өлкә мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйгаларга тукталды.

«Әлһәмдүлилләһ, без өлкәдә яшәүче барлык милләт һәм дин вәкилләре белән уртак тел табып, бердәмлекне ныгыту өстендә эшлибез. Ульяновск мөфтияте күп социаль проектларны тормышка ашырып, барлык мөселман оешмаларын, милли җәмгыятьләрне берләштерә. Узган елда өлкә губернаторы Алексей Русских һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында өлкә үзәгенең «Юго-Западный» микрорайонында «Ләйли Җамал» мәчетен тантаналы рәвештә ачтык», – диде ул.

Илдар хаҗи Сафиуллин башкарылган башка эшләрне дә санап үтте.

«2021 елда өлкә Хөкүмәте Дзержинский урамындагы 20 нче йортны региональ диния нәзарәте карамагына тапшырган иде. 2024 елда анда губернатор катнашында Шәрык – Көнчыгыш мәдәнияте музее һәм чит ил гражданнарын адаптацияләү үзәге ачылды. Ә янәшәдә генә урнашкан бинада мөселман балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәге балалар өчен белем бирү учреждениесе уңышлы гына эшләп килә. Үткән елда шулай ук өлкә губернаторы һәм Татарстан Республикасының фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында беренче Җәмигъ мәчете ачылуына 160 ел булуга багышланган тантаналы чаралар узды», – дип санап китте.

Аның сүзләренчә, моннан 160 ел элек Сембер каласында таштан төзелгән беренче Җәмигъ мәчет пәйда була.

«Кыска гына вакыт эчендә әлеге Аллаһ йорты тирәсендә татарларның дини үзәге һәм мәдрәсә барлыкка килә. Сембер һәм Казан губерналарыннан йөзләгән шәкерт биредә дини белем ала. Буа һәм Сембер өязләренең бик күп имамнары нәкъ менә шушы мәдрәсәдә Ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Беренче Җәмигъ мәчетенең бинасы мөселманнарга кайтарып бирелмәгән әле, әмма мөфтият гыйбадәтханәне халыкка кайтару процедурасын башлап җибәрде инде. Быелның изге Рамазан аенда төбәкнең мөселман малтабарлары Тарихи мәчет янәшәсендәге җир участогын үзләренең хәләл малларына сатып алдылар». – диде Илдар хаҗи Сафиуллин.

Илдар хаҗи үзенең чыгышында диния нәзарәтенең озак еллар дәвамында «Өмет» газетасы редакциясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. 2008 елдан бирле газетада җомга вәгазьләре басыла. Аларны «Биләр» мәдрәсәсе мөгаллимнәре әзерли.

Пленар утырыш ахырында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә бар. Россия Федерациясе Һава-десант гаскәрләренең имам-ахуны Али хәзрәт Шамшутдинов «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденының медаленә лаек булды. Ә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең «Әнвәр» мәчете имам-хатыйбы Сәйрхан хәзрәт Ахмеров «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде».

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*