Бүген Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды. Ул ел саен Бөтендөнья татар конгрессы тарфыннан оештырыла. Форумда Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнаша. Әлеге форумда катнашучы Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, республиканың «Өмет» яшьләр газетасы редакциясенең хатлар бүлеге мөдире Гөлара Арсланова форум, заман журналистикасы турында фикерләре белән уртаклашты.
«Бүген «Татмедиа»да үткән очрашуда эшебездә ясалма фәһем куллану һәм матбугат басмаларының социаль челтәрләрдә аккаунтларын үстерү буенча сөйләшү булды. Журналист заман белән бергә атларга тиеш. Үзебезнең эштә кулланырлык бик күп мәгълүмат алдык», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.
Әңгәмәдәш хәзерге көндә журналистларга ясалма фәһем дә ярдәм итә алуын ассызыклады.
«Безнең буынга, безнең чорга шундый яңалыклар килә икән, бер дә болай гына түгелдер, дигән фикердәмен. Йөрәген, бар күңелен биреп журналист кына яза алачак ул. Ә ясалма фәһемнең файдасын бүгеннән үк күрәбез, тиз-тиз тәрҗемәләр ясаганда да бик уңайлы. Безнең милли телләрдә тулысынча аның белән эшләү мөмкин булмаса да, киләчәктә аның басма матбугатка ярдәмен тоеп эш итәрбез», – ди ул.
Форум эше иртәгә Арча районына сәяхәт, урындагы җитәкчелек, редакцияләр белән очрашу белән дәвам итәчәк. Шулай ук бу яктан чыккан танылган шәхесләр эзләре буенча экскурсия булачак. Форумның өченче көнендә ТР Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевбелән очрашу үтәчәк. Регионнан килгән журналистларның чыгышларын тыңлау һәм ябылу тантанасы да шул көнне уздырылачак. «Хәбәр» журналистлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү дә була, диелгән программада.
- Гөлара Арсланова Башкортстанның Чакмагыш райондагы Калмашбаш авылында туып үскән. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Озак еллар «Өмет» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшли.