ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Өмет”ебезне бергәләп кадерләп саклыйк!
“Өмет”ебезне бергәләп кадерләп саклыйк!

“Өмет”ебезне бергәләп кадерләп саклыйк!

Узган ел Ульяновск өлкәсенең татар телендәге матбугат чаралары өчен шатлыклы вакыйгаларга бай булды.

Иске Кулаткы районында нәшер ителүче чал тарихлы “Күмәк көч” газетасы 95 еллык юбилеен зурлап үткәрде. Хәзерге вакытта әлеге газета тираж күрсәткече буенча өлкәнең район газеталары арасында беренче урынны били. Редакция коллективы район җитәкчелеге, җирле татар автономиясе белән берлектә газетаның тиражын саклап калу буенча күп көч куя. Ә өлкә татарларының “Өмет” газетасы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Хәбәр” конкурсында өченче ел рәттән җиңүче итеп танылды. Редакцияне диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр. Конгресс җитәкчелеге шулай ук газетабызның социаль аккаунтлары күпләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә актив эшләвен билгеләп үтте. Шушы көннәрдә генә Ульяновск өлкәсе хәрби комиссары Ринат Аминов “Өмет” газетасын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Ватан сакчысы елында башкарылган эшләребез әнә шулай югары бәяләнде. Үткән елда без күбрәге СВО зонасында хезмәт итүче милләттәшләребез, батыр егетләрне тәрбияләп үстергән аналар һәм ирләрен, аталарын зарыгып көтүче хатыннар, балалар, сугыш кырына гуманитар ярдәм җыеп озатучы волонтерлар турында яздык.

Үткән елда безнең редакцияне зур сынау да көткән. Россиянең Минцифры министрлыгы төрле сәбәпләр аркасында газетабызны социаль әһәмияткә ия басмалар (социально значимые издания) исемлегенә кертмәгән булып чыкты. Нәтиҗәдә Россия почтасы 2026 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу бәясен 66 процентка, ягъни 350 сумга арттырды. Беренче яртыеллыкта 645 сумнан яздырган булсак, икенче яртыеллыкка подписка бәясе 978 сум тәшкил итте. Әлбәттә, пенсия яшендәгеләр, авыр җирендә ялгызы гына яшәүче әби-бабайлар өчен бу кесәгә суга торган сумма булып чыкты. Ульяновск, Димитровград шәһәрләрендә, Николаевка, Чардаклы һәм Мәләкәс районнарында подписка бик тә авыр барды һәм бу муниципаль берәмлекләрдә газета укучыларыбыз саны сизелерлек дәрәҗәдә кимеде.

Мөмкинлектән файдаланып, тиражыбызны саклап калырга ярдәм итүче милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Фарук улы Сафин һәр очрашуда куллар күтәртеп, газета алдыручылар санын ачыклый һәм милләттәшләребезне “Өмет”кә язылырга өнди.

Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Сәмиулла кызы Абутдинова газетаны халыкка таратучы актив волонтерга әверелде. Аның фикеренчә, бердәнбер татар басмасын өлкә автономиясенең барлык президиум әгъзалары һәм башкарма комитеты әгъзалары алдырырга тиеш. Моның белән килешми мөмкин түгел.

Танылган спортчы һәм меценат Марат Илгиз улы Хисамов туганнарына, шәһәр мәчетләренә – барлыгы 30 кешегә подписка бүләк итте.

Ульяновскиның “Тимер” компанияләре группасы җитәкчесе Руслан Фәрид улы Кантемиров үзенең туганнарын – 25 татар гаиләсен “Өмет”ле итте.

“Сембер” бизнес-клубы вәкиле, “Зубы без боли” клиникасы хуҗасы Марат Айзятов авыл мәктәпләренә, китапханәләренә, мәчетләргә – барлыгы 40 экземпляр яздырды.

“Сембер” клубы президенты Эльмира Рамил кызы Алиякберова, һәрвакыттагыча, ярдәм кулы сузды. Аның тормыш иптәше Марат Ринат улы Сафетов “Өмет”не Ульяновск район хастаханәсе бүлекләренә яздырды.

Мәләкәс районы башлыгы, җирле татар автономиясе рәисе Азат Рәшид улы Мидаров ярдәмендә хәзер Сабакай авылындагы 15 йортка атна саен “Өмет” килеп тора.

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән, хәзер Казанда яшәүче нотариус Минҗия Миннәхмәт кызы Махмутова 10 авылдашын “Өмет”ле итте.

Киң күңелле меценат Марат Ирфан улы Якупов “Өмет”не һәр йортка” социаль акциясенә кушылып, өлкә мәчетләренә подписка рәсмиләштерде.

“Сембер” клубы активисты, танылган айтишник Камил Гарфитдин улы Калимуллин барлык туганнарына – 15 гаиләгә подписка бүләк итте.

Автономия президиумы әгъзасы Камил Ислам улы Мусин бу юлы да беренчеләрдән булып бөтен туганнарына, “ТНВ” корпунктына һәм Татар мәдәният үзәгенә подписка рәсмиләштерде.

Новоспасское районының танылган эшмәкәре, меценат Кәрим Абдулхак улы Аделов үзенең авылдашларын һәм район мәчетләрен “Өмет”кә яздырды.

Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы, Көнбатыш мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Гыйззәтуллов Инза, Сенгилей һәм Ульяновск районнары мәчетләрен газетага яздыруны оештырды. Мөгаллимә Сания хаҗия Хисамутдинова Ишеевка бистәсе мәдрәсәсендә белем алучы барлык шәкертләрдән дә акча җыеп алып, почтага илтеп тапшырды.

Татар автономиясенең Тимерьюл һәм Заволжье район советлары рәисләре Рамил Заһит улы Абитов, Рафаэль хаҗи Назмутдинов газетаны халыкка җиткерүгә зур өлеш кертәләр.

Димитровград шәһәрендәге таянычларыбыз – Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Гөлсинә Ханәфи һәм Татарстанның атказанган укытучысы Нурия Җават кызы Хафиятуллова нинди генә милли-мәдәни чара үткәрелсә дә, өстәл белән урындык алып чыгып, газетага яздыруны оештыралар.

Булган нәрсәнең кадерен белеп, газетабызны саклап калыйк, җәмәгать. Губернатор Алексей Русских заманалар авыр булуына карамастан, газета чыгару өчен өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирә, ә аңа язылу үзебездән – татарлардан тора.

2026 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре сөенерлек: Ульяновск өлкә Хөкүмәте карамагындагы 9 дәүләт газета-журналы арасында подписка күрсәткече буенча “Өмет” беренче урынга чыкты. “Өмет”кә тугрылыклы булып калулары өчен газета укучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт!

Исхак ХӘЛИМОВ,

“Өмет” газетасының баш редакторы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*