tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өмет”кә – өметле яшьләр кирәк
“Өмет”кә – өметле яшьләр кирәк

“Өмет”кә – өметле яшьләр кирәк

“Өмет”кә – өметле яшьләр кирәк.
Яшьләргә – өмет кирәк.
Яшьләргә “Өмет” тә кирәк булсын өчен ни эшләргә?

Шундый каршылыклы сорау-омтылышлар очраштырды безне. Без: Уфа фән һәм технологияләр университетында татар һәм рус телләре буенча педагогик белем алучы 3 нче курс студентлары, мин – аларның кураторы, “Өмет” газетасы редакциясе – “Матбугат йорты”нда “Яшьләр һәм журналистика” темасы буенча сөйләшү оештырдык. Аралашу тема чикләреннән чыкты, әлбәттә. Журналистлар үзләрен борчыган проблемалар белән бүлеште, студентлар исә яшьләр күзлегеннән әһәмиятле сораулар куярга тырышты.

Очрашу – очраклы түгел: төркемдә “Өмет” белән хезмәттәшлек итүчеләр, каләм тибрәтүчеләр дә бар. Бу төркемдә – бар әле…
“Өмет” журналистларының күпчелеге төрле елларда Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлаучылар булуы да буыннар бәйләнеше, аның әһәмияте хакында уйлар уятты.

Милләт киләчәген милли мәгариф, мәдәният, сәнгать, журналистика, гаилә һ.б. ярдәмендә яшьләр сакласа – саклый, үстерсә – үстерә, үтерсә – үтерә алачак…
Шулай да, “Өметсез – шайтан”, – дигән тәгъбирне истә тотып, без өметле дә, “Өмет”ле дә булырга тырышырбыз! Башкача булмый бит, җәмәгать!..

Чыганак: Лилия Сагидуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*