tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өмет”не халыкка вакытында җиткерә
“Өмет”не халыкка вакытында җиткерә

“Өмет”не халыкка вакытында җиткерә

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы халкы өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасын – “Өмет” газетасын дистә еллар дәвамында якын күреп, үз итеп яши.

Бүген Урта Исәнтимернең 75 гаиләсенә “Өмет”ебез һәр җомга көн саен кадерле, көтеп алган кунак сыман килеп керә.
“Өмет”нең 35 еллык юбилее уңаеннан газетаны халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен Урта Исәнтимер авылы хат ташучысы Фирдәвес Мингалеева редакциянең Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Аңа әлеге бүләкне Урта Исәнтимер авыл хакимияте башлыгы Камил Хайретдинов тапшырды һәм исәнлек, эшендә уңышлар теләде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*