tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсе Большеречье районының Оллыкүл авылында Бөек Ватан сугышы чорының артиллерия коралын ачу тантанасы узды
Омск өлкәсе Большеречье районының Оллыкүл авылында Бөек Ватан сугышы чорының артиллерия коралын ачу тантанасы узды

Омск өлкәсе Большеречье районының Оллыкүл авылында Бөек Ватан сугышы чорының артиллерия коралын ачу тантанасы узды

Оллыкүл авылның сугыш ветераннарына багышланган изге памятнигы янында Җиңү бәйрәменең 80 еллык юбилеена, һәм Бөек Ватан сугышы чорының артиллерия коралын ачу тантанасына багышланган бәйге үтте. Зур булмаган авылларда шундый бәйрәмнәр еш булмый, ә бүген мәйдан тутырып, өлкәбезнең төрле почмакларыннан, халык җыелды. Бу бәйрәмдә, ничә еллар Оллыкүл авылы белән элемтәдә торган, “Омск өлкә татарлары Конгрессы”ның иҗтимагый оешмасы да катнашты. Большеречье районының Администрация Башлыгы урынбасары Рыбалочкин В.В. һәм Омск өлкәсенең Закон чыгару Сораниесе депутаты Адырбаев ярдәмчесе, “Омск  өлкә татарлары Конгрессы” иҗтимагый оешма рәисе Марятов Н.М. Бөек Җиңү бәйрәменең  80 еллык юбилееы белән авыл халкын, килгән кунакларны тәбрикләделәр.

Бәйрәмнең төп сәбәпчесе – Оллыкүл авылында туып үскән, искиткеч гади тимер һөнәрчесе, Әлфрид Вәлиәхмәт улы Бикбулатов. Ул гаиләсе белән Омск шәһәрендә яшәсә дә, туган авылының тормышына битараф түгел. Уллары, туганнары ярдәмендә  авыл зыяратының әйләнәсен бетон плиталар белән коршап чыккан, авыл мәчетен торгызу турында хәбәр ишеткәч, беренчеләрдән булып ярдәм кулын сузган. Ә күңел түрендә, сугыш кырларында вафат булган, әсирлектә җәзаланып үтерелгән авылдашлары истәлегенә, авылында сугыш коралы утырту хыялы тынгылык бирмәгән.

4нче май көнендә аның изге теләге тормышка ашты. Әлфрид Вәлиәхмәт улы сөйләве буенча, Оллыкүл авылыннан йөз дә ике яшь егетләр, типсә тимер өзәрдәй ирләр

иң канойгыч, мәрхәмәтсез сугышка китәләр. Аларның утыз дүртесенә генә Җиңү көнен күрү, туган авылына, балаларына, гаиләсенә, сөйгән ярларына әйләнеп кайту насыйп була.

-“Якташларымның батырлыклары хәтирәләрен саклап калу өчен, дусларым, улларым ярдәмендә артиллерия пушка макетын ясадым. Ә күпләргә, аяусыз көчле дошман белән бәрелешләрдә, макетка охшаш пушкалар белән дошманның техникасын, пехотасын, сафтан чыгарырга  туры килгән. Бу пушка макеты буыннан- буынга күчеп, сугыш афәтләрен, сугыш вакытындагы югалтуларны һәрвакыт хәтердә сакларга, онытмаска кирәклеген кисәтеп торучы корал булып саклансын.

Яшь буынның халкыбыз батырлыгын истә тотачагына ышанам”, – дип Әлфрид Бикбулатов сүзен тәмамлады.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Омск шәһәренең, яңа гына оешкан, “Идел” ансамбле бай эчтәлекле программасы белән , авыл халкын Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, чыгыш ясады.  Ансамбль җитәкчесе- Гөлфия Шәйхитдинова, баянчысы, гармунчысы, җырчысы – Сахипов Флорис. Концерт сугыш темасына кагылган, татарча җырлар, шигырьләр һәм рус телендә башкарылган җырлар белән үрелеп барды.

Артисларның һәр чыгышы зур алкышларга күмелеп, тамашачыларның хисләрен дулкынландырып, күзләрне яшьләр белән тутырды. Бәйрәмнең өченче өлешендә солдат кружкаларындагы кайнар чәй,  “солдат” боткасы белән сыйланып беткәч, күмәк пушка янында фотосүрәтләр ясау планлаштырылган иде.

               Зөлфия Әхмәдиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*