Омск өлкәсендәге “Иртыш” милли татар-мәдәни үзәге шул якларда хезмәт итүче татар егетләренең һәрвакыт хәлләрен белеп тора. Бу көннәрдә чираттагы шундый очрашуны оештырдылар. Солдатларның күңелен күтәрү өчен “Умырзая” ансамбле һәм “Өмет” студиясенә йөрүче балаларны алып килгәннәр.

Омск өлкәсендәге “Иртыш” милли татар-мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Марятов:”Егетләргә үзебезнең телефон номерын бирдек, ниндидер сораулары булса, хәбәрләшеп торырга сөйләштек, әти-әниләр уллары өчен борчылмасын, бар да яхшы,”-дип белдерде.
“Иртыш” милли татар-мәдәни үзәге мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәргә планлаштыра.

