19нчы июльдә Омск өлкәсе Знаменское райондагы ике татар авылы арасында – Качук һәм Уш тамак – зур итеп Сабантуй узды.
Тара шәһәрнең “Нур” җирле татар мөхтәрияте, Большеречье бистәсенең “Чулпан” хатын – кызлар клубы, өлкәбезнең “Иртыш” татар үзәге дә читтә калмадылар. Яңгырлы һавага карамыйча, ерак юлларны якын итеп Сабантуйга килеп, бәйрәм ясадылар. Үз ансамбльләре белән, күргәзмәләр белән авыл халкын сөендерделәр.
Беренче адымнарны ясадык, нигез салдык, алдагы көннәрдә Знаменское районда татарның даны зур дәрәҗәле хәлгә күтәрелер.
Бердәмлектә – көч.
Омск шәһәренең “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге