tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм белән фура килеп җитте
Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм белән фура килеп җитте

Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм белән фура килеп җитте

Бүген, 19 май, Омск өлкәсенә Бөтендөнья татар конгрессыннан гуманитар ярдәм белән фура килеп җитте. Фураны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов озата барды.

Шулай ук зыян күрүчеләрне вакытлыча урнаштыру пункты урнашкан Тара шәһәрендә Ирек Шәрипов милләттәшләребез белән очрашты. Ул аларга авыр вакытларында терәк булды һәм киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп узды.

Ярдәм җыю Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, Омск өлкәсе Усть-Ишим районы, Әшевән авылында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Ярты авылның мөлкәтенә зарар килә, терлек зыян күрә. Югалтулар зур, кайбер урамнар коточкыч.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*