tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм белән фура җибәрелде
Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм белән фура җибәрелде

Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм белән фура җибәрелде

Омск өлкәсе Усть-Ишим районы, Әшевән авылында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Гидрокостюмнарда, кем гади көймәдә, кем мотор көймәсендә йөри.

Ярты авылның мөлкәтенә зарар килә, терлек зыян күрә. Югалтулар зур, кайбер урамнар коточкыч.

Бүген, 17 май, Бөтендөнья татар конгрессыннан, гуманитар ярдәм белән беренче фура юлга кузгалды. Фураны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов озата бара. Ярдәм җыю Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә алып барыла.

Әлеге фаҗигагә битараф булмаучылар түбәндәге реквизитлар буенча матди ярдәм күрсәтә ала. Барыбыз да бердәм булып, шушы балә-казага юлыккан кешеләргә ярдәм итүдә үз өлешебезне кертик. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез.

Реквизитлар:

Полное наименование: Республиканский общественный фонд Всемирного конгресса татар

Юридический адрес: 420015, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Карла Маркса, д.38/5
ИНН/КПП: 1653007500/165501001
Расчетный счет: 40703810162020100015
Наименование банка получателя: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань
Кор. счет: 30101810600000000603
БИК банка получателя: 049205603

В графе «назначение платежа» Жертвователь указывает – «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийных бедствий».

Публичная оферта о заключении договора пожертвования

Физик затлар өчен махсус QR-код булдырылды:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*