Омск өлкәсе Тара районындагы Сәет авылы халкы зиратны койма белән әйләндереп алган. Бу хакта Омск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә.
Авыл халкы бер атна эчендә 500 метр койма тоткан. Төзелеш материаллары өчен акчаны авыл кешеләре биргән, диелә бу хәбәрдә.